Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Эшмәкәрләр фабрикасы” – Азнакайда. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән "Эшмәкәрләр фабрикасы" республика проекты гамәлдә. Узган атнада проект вәкилләре Азнакайга килеп, бик эчтәлекле очрашу уздырдылар. Эшмәкәрлек проекты фабрикасы җитәкчесе Аида Төхвәтуллина, көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов киләчәктә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче өлкән сыйныф укучылары, үз эшен яңа башлап җибәрүчеләрне бизнес серләренә өйрәттеләр. Эшмәкәр булмаган гап-гади...

Эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән "Эшмәкәрләр фабрикасы" республика проекты гамәлдә. Узган атнада проект вәкилләре Азнакайга килеп, бик эчтәлекле очрашу уздырдылар. Эшмәкәрлек проекты фабрикасы җитәкчесе Аида Төхвәтуллина, көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов киләчәктә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче өлкән сыйныф укучылары, үз эшен яңа башлап җибәрүчеләрне бизнес серләренә өйрәттеләр. Эшмәкәр булмаган гап-гади кешегә дә бик күп серләргә өйрәтә торган семинар булды бу. Бизнес белгечләре укучыларның күпсанлы шәхси сорауларына да җаваплар бирделәр. Бактың исә, үз эшеңне ачу өчен иң беренче чиратта акча түгел, ә аралашу, ныклы белем, дөрес юнәлеш алу кирәк икән. "Үз эшеңне ничек башларга? Аның өчен иң мөһиме нәрсә?" Әнә шундый һәм башка бик күп сорауларга җавап таптылар "Эшмәкәрләр фабрикасы" на килгән укучылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


“Эшмәкәрләр фабрикасы”  – Азнакайда. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев