Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрлек субъектларыннан Азнакай бюджетына 22 миллионга якын салым акчасы кергән

Районда эшмәкәрләргә ярдәм максатында төрле очрашулар, чаралар оештырыла. Шундый эшлекле очрашуларның берсе район Советы бинасында үтте һәм ул нигездә яртыеллык эш йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланды. Очрашуда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов, ТР Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге вәкиле Булат...

Районда эшмәкәрләргә ярдәм максатында төрле очрашулар, чаралар оештырыла. Шундый эшлекле очрашуларның берсе район Советы бинасында үтте һәм ул нигездә яртыеллык эш йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланды.


Очрашуда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов, ТР Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрләргә ярдәм үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, салым, прокуратура, пенсия фонды һәм эшмәкәрләр белән эшләүче башка оешма вәкилләре катнашты.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда эшмәкәрлек эшчәнлегенә кыскача анализ бирде. Районда 420 кече һәм урта предприятие, 1124 шәхси эшмәкәр, 145 КФХ бар. Бүгенге көндә районның эшкә яраклы халкының 7,5 меңе бизнес өлкәсендә шөгыльләнә. Агымдагы елның беренче кварталында эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән товар 479 млн сум тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43,8 процентка күбрәк.

Соңгы вакытта эшмәкәрлек эшчәнлеге авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, мөгезле эре терлек асрау, кошчылык, умартачылык өлкәсендә киң үсеш алган. Районда "2013-2016 елларга Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы үсеше" программасы кабул ителеп, авылда эшләүче эшмәкәрләргә күп төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Эшмәкәрләр күпсанлы федераль һәм республика программаларыннан актив файдаланалар.

Агымдагы елның алты аенда гына да әлеге программалар буенча эшмәкәрләр тарафыннан 24 млн сум күләмендә финанс ярдәме алынган. Район башлыгы эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга чакырды, яңа җитештерү предприятиеләрен ачу һәм гамәлдә булганнарын үстерүдә җитәкчелекнең квалификацион ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ул шулай ук фидакарь эшмәкәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.


- Күп кенә эшмәкәрләр аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Юкса, бу программаларны яхшы белгәндә һәм дөрес эш иткәндә зур уңышларга ирешергә мөмкин, - диде Булат Шәйхразиев кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программалары хакындагы чыгышында. Һәм ул бу өлкәдә бергә-бергә эшләргә чакырды.


Эшмәкәрләр җитәк-челәргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр. Мәсәлән, аларның берләре кредит алганда документларның бик озак каралуы, ә кайчакта шулай көтеп-көтеп тә уңай җавап булмавыннан зарландылар. Штрафларның югары булуы да эшмәкәрләрне борчыган проблема.


Азнакай районында эшмәкәрлек өлкәсендәге уңай үзгәрешләр мине бик куандыра. Кеше эшләргә тели икән, шартлар бар. Район эшмәкәрләре җирле властьның ныклы ярдәмен тоялар. Бары тик бер урында таптанмаска, йөрергә, мөрәҗәгать итәргә, кирәк икән таләп итә белергә кирәк, - диде Марсель Галимәрданов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп.


Эшмәкәрләр киңәшмә ахырында белгечләр белән калып, фикер алыштылар. "Киңәшле эш таркалмас", - дигән безнең бабаларыбыз. Эшмәкәрләребезнең тагын да активлашуын, уңышларга ирешүен теләп калыйк. Үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы һәм тәмле продукция һәммәбезгә кирәк.

Сүз уңаеннан
Отчет чорында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан җирле бюджетка 21 млн 904 мең сум салым акчасы кергән.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрлек субъектларыннан Азнакай бюджетына 22 миллионга якын салым акчасы кергән