Эшләмичә 2250 евро алачаклар
1 нче февральгә 1 евро 82 сум 74 тиенне тәшкил итә. Эшләмичә 2250 евро алучылар кемнәр булачак? Швейцариядә моңарчы бер илдә дә булмаган референдум узачак: илнең һәр гражданы, эшләвенә-эшләмәвенә карамастан, 2500 швейцария франкы (якынча 2250 евро) акча алырга ризамы? Балаларга да түләү каралган - 625 франк. Швейцария хөкүмәте әлеге тәкъдим...
Швейцариядә моңарчы бер илдә дә булмаган референдум узачак: илнең һәр гражданы, эшләвенә-эшләмәвенә карамастан, 2500 швейцария франкы (якынча 2250 евро) акча алырга ризамы? Балаларга да түләү каралган - 625 франк.
Швейцария хөкүмәте әлеге тәкъдим белән күптән түгел генә чыккан. Референдум июньдә узар дип көтелә.
Без тиз генә 2250 евроны үзебезнең акчага күчердек - якынча 187 000 сум килеп чыга. Ай-хай авыр булыр инде җавап бирүе швейцариялеләргә!..
Demoscope сораштыру үзәге мәгълүматлары буенча, бу закон кабул ителгән очракта да, әлеге ил гражданнары эшләрен ташларга җыенмауларын белдергәннәр. Бары тик 2% респондентлар гына эшләрен калдырачакларын әйткән.
Шулай да, Швейцария халкы бу закон кабул ителмәячәк дип уйлый икән. Вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев