Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләгән табар...

Беренчеләр: Илсөя Хөсәенова (уңда), Галина Мелихова, Гөлназ Тимкина Матур җәйге көннәрнең берендә «Мөстәкыймов исемендәге» ҖЧҖнең җәйге лагерында машина белән сыер саву һәм мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру осталары бәйгесе узды. Соңгы елларда бераз онытылып киткән әлеге матур традиция быел кабат яңартылды һәм ул гадәти бәйге генә түгел, ә бәлки терлекчеләр...

Беренчеләр: Илсөя Хөсәенова (уңда), Галина Мелихова, Гөлназ Тимкина

Матур җәйге көннәрнең берендә «Мөстәкыймов исемендәге» ҖЧҖнең җәйге лагерында машина белән сыер саву һәм мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру осталары бәйгесе узды.

Соңгы елларда бераз онытылып киткән әлеге матур традиция быел кабат яңартылды һәм ул гадәти бәйге генә түгел, ә бәлки терлекчеләр бәйрәме, Сабан туе буларак та массакүләм төстә, бик мулдан уздырылды. Бәйгегә хәзерлек эшләре алдан ук барган. Барлык авыл хуҗалыкларында да беренчел сайлап алу турлары узган. Бүген исә иң-иңнәр генә җыелган. Ә алар районыбызда аз түгел: 60 лап хезмәткәр көч сынашты.

Ярышны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде һәм районның республика күләмендә алдынгылар унлыгына чыгарга тулы мөмкинлеге барлыгы турында әйтеп узды. Терлекчеләребез хуҗалыкларны көндәлек акча белән тәэмин итеп торучы төп көч.

Ярышлар берничә этапта узды: саву аппаратларын сүтү һәм җыю; аларны савуга әзерләү һәм сыерларны саву; теория өлеше - билет сорауларына дөрес җавап бирү.

- Быелгы бәйге мәктәп укучыларының да чакырылуы белән үзенчәлекле, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Рәфис Гыйләҗев. - Без яшьләрдә эшче һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияләргә, үзебезгә алмаш әзерләргә тиешбез.

Юрист, икътисадчы, менеджмент - яшьләрнең хыялы әнә шул һөнәрләр. Укуын укыйлар, әмма эш таба алмый иза чигәләр. Бик азларының гына менә шулай сыер савучы, машина йөртүче буласы килә. Ә бит республика икътисады һәм сәнәгате эшче һөнәрләргә мохтаҗлык кичерә. Аларны популярлаштыру, абруен күтәрү өчен республикабызда төрле чаралар күрелә, максатчан программа эшләп килә. Авылда 15-18 меңгә бер дигән һөнәр табарга мөмкин булганда, нигә әле шәһәрдә 4-5 меңгә эш эзләп интегергә? Яшь кадрларны алабыз дип кенә торалар.

- Эшемне яратам, уч тутырып акча алам, киләчәктә дә китәргә исәбем юк. Бөтен эш автоматлаштырылган, - ди «Союз Агро» ҖЧҖнең Карамалы бүлегендә эшләүче Альберт Логунов.

- Баштан мин дә шәһәрдә эшләп йөрдем. Ни акча, ни торыр җир юк дигәндәй. Авыл җирендә яхшы эшләгәч, хезмәт хакым да әйбәт чыга. Хәзер Татшуганнан йорт алдым, тормышымны җайлап җибәрдем, - ди алдынгы сыер савучы Гөлүсә Гарифуллина.

Ә менә Азнакай агрофирмасының Урманай бүлегеннән Роза Абдуллина җәйләрен 26 шар мең акча алулары хакында әйтә. Димәк, эшләсәң, акчасы бар.

Ул арада ярышлар кызганнан-кызды. Мәртәбәле жюри күзлегеннән үткәннән соң, җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Сыер савучылар арасында беренче урынга «Чалпы» ҖЧҖдән Гөлназ Тимкина, технологлар арасында «Кәримов» КФХдан Илсөя Хөсәенова, ә яшьләр арасында «Кәримов» КФХдан Галина Мелихова (сыер савучы) һәм «Тукай» хуҗалыгыннан Рәмзия Гайсина (технолог) лаек булды. Мәктәп укучылары да өлкән апа-абыйларыннан калышмады. Илназ Закиров беренче урынга чыкты. Данил, Рәфис, Эдуард, Айнурлар да призлы урыннарга лаек булды.

Сыер савучылар Надежда Пузырева («Союз-Агро»), Мәрьям Миннегулова (Мөстәкыймов исем) - икенче, Роза Абдуллина (АФ «Азнакай»), Гөлнур Хәбипова («Стәрле» ҖЧҖ), Флера Еркеева («Туйкә» ҖЧҖ) - өченче һәм технологлар Люция Мирзасәлихова («Союз-Агро»), Рәзинә Солтанова ( «Чалпы» ҖЧҖ) - икенче, Филизә Арсланова («Марс» ҖЧҖ), Руфина Вәлиева (АФ «Азнакай»), Роза Хәбирова («Мөстәкыймов ис.) - өченче урыннарны алдылар. Яшьләр арасында Зөлфия Ганиева (89 нчы ПЛ), Айгөл Биккина (АФ «Азнакай») -икенче, Альберт Логунов - («Союз-Агро»), Гүзәл Лотфуллина (КФХ «Шәвәлиев»), Гөлүсә Гарифуллина (АФ «Азнакай») - өченче урынны алдылар.

Мәндәйлеләр бәйгене уздыру өчен бар шартларны тудырган, алар һәм мәктәп туклануы комбинаты ярыштагыларны тәмле ашлар белән сыйлады, ә «Юлдаш» агитбригадасы җыр-моңы, күңелле Сабантуй уеннары белән ярышка бәйрәм рухы бирде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев