Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшлекле сөйләшү

"Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай автотранспорт цехында узган елгы эшкә йомгак ясау, алга бурычлар билгеләү буенча гомуми җыелыш булды. Төп көн тәртибе буенча "Татбуртранс" җәмгыяте буенча башкаручы директор Сергей Шевелев чыгыш ясады. Ул ҖЧҖнең, шул ук вакытта Азнакай цехының еллык эшенә йомгак ясады, ирешелгән уңышлар белән бергә, хәл итәсе проблемаларга да тукталды....

"Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай автотранспорт цехында узган елгы эшкә йомгак ясау, алга бурычлар билгеләү буенча гомуми җыелыш булды.

Төп көн тәртибе буенча "Татбуртранс" җәмгыяте буенча башкаручы директор Сергей Шевелев чыгыш ясады. Ул ҖЧҖнең, шул ук вакытта Азнакай цехының еллык эшенә йомгак ясады, ирешелгән уңышлар белән бергә, хәл итәсе проблемаларга да тукталды.

Фикер алышуларда "Татбуртранс" ҖЧҖ директоры урынбасары Юрий Алтунин, АТЦ начальнигы вазифаларын башкаручы Ривал Хисәметдинов, цехның әйдәр инженеры Илдар Шөгәепов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үз фикерләрен белдерде.

Коллектив җыелышында Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Ул шулай ук автотранспортчыларның район икътисадын үстерүгә керткән өлешләрен югары бәяләде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев