Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшлекле партнерлыкның яңа дәрәҗәсе

Кунаклар музей экспонатлары белән таныша 29 июньнән 2 июльгә кадәр Азнакайда Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән делегация булып китте. Делегация составында Ивье район башкарма комитеты рәисе Михаил Волчецкий, район Советы рәисе Феликс Воронюк, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү унитар предприятиесе директоры Ядвига Станчиц һәм Беларусь Республикасы татар диаспорасы рәисе Б....

Кунаклар музей экспонатлары белән таныша

29 июньнән 2 июльгә кадәр Азнакайда Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән делегация булып китте.

Делегация составында Ивье район башкарма комитеты рәисе Михаил Волчецкий, район Советы рәисе Феликс Воронюк, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү унитар предприятиесе директоры Ядвига Станчиц һәм Беларусь Республикасы татар диаспорасы рәисе Б. Радкевич бар иде.

Делегация районның социаль-икътисади халәте белән танышты, «Нефтемаш» заводында булды. Биредә кунакларны махсус техника һәм модульле биналар кызыксындырды. Митрәй авылында делегация заводта эшләнгән әнә шундый бинаның берсе - күчмә фельдшер акушерлык пункты белән таныша алды. Кунаклар заводлыларга Белоруссиядә филиал ачу тәкъдиме белән чыктылар. Алар шулай ук районның социаль һәм тарихи объектларында булып, мәдәни һәм спорт чараларында катнаштылар.

Ивье районы җитәкчелегенең Азнакайга визиты юкка гына түгел. Яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую - очрашуның практик нәтиҗәсе булды. Әлеге килешү эшлекле хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бирә.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев