Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш эзләүче гражданнар һәм эш бирүчеләр игътибарына

2015 елның 3 июленнән мәгълүмати-аналитик системаның "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы сәнәгать эксплуатацияләвенә җибәрелде. Порталның Интернет челтәрендә адресы: www.trudvsem.ru. Мәгълүмати-аналитик система - "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы - эш эзләү өчен дәүләт порталы ул. Портал "Шәхси кабинет" сервисын файдаланып, гомумроссия базасында үз вакансияләрен мөстәкыйль урнаштыра алган Россиянең барлык төбәкләренең мәшгульлек...

2015 елның 3 июленнән мәгълүмати-аналитик системаның "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы сәнәгать эксплуатацияләвенә җибәрелде. Порталның Интернет челтәрендә адресы: www.trudvsem.ru.
Мәгълүмати-аналитик система - "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр банкы - эш эзләү өчен дәүләт порталы ул.
Портал "Шәхси кабинет" сервисын файдаланып, гомумроссия базасында үз вакансияләрен мөстәкыйль урнаштыра алган Россиянең барлык төбәкләренең мәшгульлек үзәге вакансияләрен, эш бирүчеләрне, кадрлар агентлыкларын колачлый.
Биредә теләсә кайчан - тәүлек әйләнәсендә һәркем үз резюмесын калдыра, шулай ук Россиянең төрле почмагыннан эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре белән таныша ала. Моннан тыш, эш эзләүченең янәшәдә урнашкан социаль инфраструктура объектлары (алар барсы да порталның интерактив картасында чагылдырыла) белән танышу, хәтта Skypе аша онлайн-әңгәмә дә үтү мөмкинлеге бар. Эш бирүчеләр, үз чиратында, үзләрендә булган вакансияләрне урнаштыра гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә персонал эзли һәм туплый ала, бу исә аларга квалификацияле белгечләр килүне арттыра.
Гомумроссия базасында киңәйтелгән эзләнү мөмкинлеге теләге булган һәркемгә төбәктәге вакансияләр, хезмәт хакы дәрәҗәсе, эш тәҗрибәсе, профессия буенча, тору урыны булган, төрле социаль төркемгә, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булганнарга да эш табарга ярдәм итә.
Хәзерге вакытта "Россиядә эш" порталында 1,5 миллионнан артык вакансияле эш урыннары һәм эш эзләүчеләрдән килгән 9 меңгә якын резюме бар. Банк вакансияләре көн саен (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) эш көне ахырында яңартылып торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эш эзләүче гражданнар һәм эш бирүчеләр игътибарына