Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш беткәч, бәйрәм итәргә дә ярый

М.Шәйдуллин Азнакай җылылык челтәре предприятиесе инженер-экологы С.Спиридоновага "Азнакай районына 80 ел" медален тапшыра Предприятие һәм оешмаларда Сабантуйлар үткәрү матур гадәткә әверелде. "Водоканалсервис" ААҖе дә Азнакай Сабантуй мәйданына үзенең 7 филиалын җыеп, бәйрәм оештырды. Азнакай, Җәлил, Зәй, Яшел Үзән, Чистайдан бер төркем кунакларны танылган артист Данир Сабиров һәм районыбыз үзешчәннәре каршы...

М.Шәйдуллин Азнакай җылылык челтәре предприятиесе инженер-экологы С.Спиридоновага "Азнакай районына 80 ел" медален тапшыра

Предприятие һәм оешмаларда Сабантуйлар үткәрү матур гадәткә әверелде. "Водоканалсервис" ААҖе дә Азнакай Сабантуй мәйданына үзенең 7 филиалын җыеп, бәйрәм оештырды.

Азнакай, Җәлил, Зәй, Яшел Үзән, Чистайдан бер төркем кунакларны танылган артист Данир Сабиров һәм районыбыз үзешчәннәре каршы алды.

"Водоканалсервис" ААҖ генераль директоры Алмаз Гәрәев шәһәрләр, бистәләр һәм авылларны җылылык һәм су белән тәэмин итүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, халыкның кәефе алар эшчәнлегенә бәйле икәнлеген билгеләп үтте. Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин аңа хакимиятнең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Сабантуй кунакларын шулай ук Азнакай җылылык челтәре предприятиесе директоры Азат Хәлимов, Сарман районы башлыгы Нәфис Закиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Айдар Абдуллаев, Белоруссия кунагы - "Чишмә" татар-башкорт рухи мирасын үстерү халыкара фонды идарәсе рәисе Эльвира Левшевич сәламләде. "ТР коммуналь предприятиеләре берлеге" тармак берләшмәсенең төбәк директорлар советы рәисе Абрек Хәйруллин 60 яше уңаеннан Инсаф Солтановка иң югары дәрәҗәдәге Диплом тапшырды.

Соңыннан мәйданда төрле уеннар һәм ярышлар гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев