Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эпидемия чорында чикләүләр кертелде

11 октябрьдән Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең катлаулануы сәбәпле, яңа өстәмә чикләүләр кертелде.

Бу көннән тамаша залларын, спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда бу урыннарны 50 процентка гына тутыру мөмкин.

Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп була.

Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелде.

Районыбызда бу чикләүләрне гамәлгә кертү һәм таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатында иҗтимагый совет алдына да җитди бурычлар куелды. Совет каршындагы волонтерлык хәрәкәте тагын да активлашты, һәр юнәлеш буенча җаваплылар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев