Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электрон тәмәке турында ни беләбез?

31 май- Тәмәкедән баш тарту көне Беренчедән, электрон сигаретларның куркынычсыз булуы һәм тарту гадәтеннән аеруда нәтиҗәлелеге фәнни яктан расланмаган. Икенчедән, алар киресенчә, тартучыларны бу яман гадәткә ымсындыра гына, чөнки аларны тарту тыелган урыннарда да куллану рөхсәт ителә. Өченчедән, электрон сигаретлар матур тышлыкта, төрле тәмләткечләр (конфетлар, җиләк-җимеш, печенье һ.б.тәме) кулланып ясалганлыктан,...

31 май- Тәмәкедән баш тарту көне

Беренчедән, электрон сигаретларның куркынычсыз булуы һәм тарту гадәтеннән аеруда нәтиҗәлелеге фәнни яктан расланмаган. Икенчедән, алар киресенчә, тартучыларны бу яман гадәткә ымсындыра гына, чөнки аларны тарту тыелган урыннарда да куллану рөхсәт ителә. Өченчедән, электрон сигаретлар матур тышлыкта, төрле тәмләткечләр (конфетлар, җиләк-җимеш, печенье һ.б.тәме) кулланып ясалганлыктан, балаларда да кызыксыну уята һәм җитмәсә, аларны теләсә кайсы сәүдә ноктасында, интернет аша да алырга мөмкин. Баланың яшен тикшерү дә таләп ителми.

Экспертлар фикеренчә, электрон сигаретлар тәмәкене ташлау өченгә чыгарылмаган. Киресенчә, алар никотинга бәйлелек кенә тудыра. Аны тартканда чыккан зыянлы матдәләр гадәти тәмәкенекеннән күбрәк тә әле. Никотинын тартучыгы гына түгел, ә аның янәшәсендәгеләр дә "йота". Исе чыкмаганлыктан, моны башкалар сизми генә. Ә бит аның үпкәләргә салган зарары традицион сигаретныкыннан бер дә ким түгел.

Шуны аңлагыз, зыянсыз тәмәке юк, тартуны һичшиксез ташларга кирәк! Сәламәтлегегез үз кулыгызда, аның иң каты, яман авыруларга сәбәпче булуын онытырга ярамый!

"ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Азнакай ФФБУЗы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев