Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электрон хезмәтнең отышлы яклары

Тормыш уңайлыклары көннән-көн артып торган, рәхәт заманда яшибез. Табиб кабул итүенә барасы булсак та, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертәсе, балаңның көндәлегендәге билгеләрне беләсе... - барсын да хәзер компьютер, планшет, смартфон... клавиатураларындагы төймәгә басып кына, мизгел эчендә хәл итәбез дә куябыз. Менә шундый мөмкинлекләрдән ничек файдаланмыйсың инде?! Дәүләт һәм муниципаль электрон...

Тормыш уңайлыклары көннән-көн артып торган, рәхәт заманда яшибез. Табиб кабул итүенә барасы булсак та, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертәсе, балаңның көндәлегендәге билгеләрне беләсе... - барсын да хәзер компьютер, планшет, смартфон... клавиатураларындагы төймәгә басып кына, мизгел эчендә хәл итәбез дә куябыз. Менә шундый мөмкинлекләрдән ничек файдаланмыйсың инде?! Дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләрнең тагын да отышлылары кулланышка кертелә бара. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин белән әңгәмәбез дә әнә шул хезмәтләр хакында.

-Руслан Рөстәмович, үзегез алардан файдаланасызмы?

-Әлбәттә, һәм барлык райондашларымны да бу мөмкинлектән актив файдаланырга чакырам. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы тәкъдим иткән уңайлыклар хакында шактый сөйләп булыр иде, иң яхшысы - uslugi.tatarstan.ru порталына кереп, барсын да үзең күреп, танышып чыгу. Сайтның даими яңартылып торуын да әйтергә кирәк.

-Райондашларыбыз өчен бүгенге көндә иң актуаль булганнарына тукталмассызмы?

-Хәзерге вакытта бик күпләр коммуналь хезмәтләргә электрон түләүне куллана. Җайлы бит, өеңнән чыкмыйча да, озын чиратларда вакыт әрәм итеп тормыйча да газга, утка-суга, барлык башка төр хезмәтләргә интернет аша түләп була. Шул ук штрафлар, салымнар, дәүләт пошлинасы, башка түләүләрне дә.

Хәзер яшь парлар ЗАГСка да электрон гариза гына юллый. Аннан инде гаиләгә порталдагы соципотека, мәшгульлек, Росреестр, күчемсез милек, социаль яклау, пенсия фонды хезмәтләре ярдәмгә килә. Балалар бакчаларына да электрон чират. Шулай ук "Электрон көндәлек һәм өлгереш журналы" да ата-аналар арасында бик популяр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы күрсәткән хезмәтләр күптөрле. Әйтик, хөкем ителгәнлекнең һәм (яки) җинаять кылган өчен эзәрлекләнү фактының булу (булмавы) яисә җинаять өчен эзәрлекләнүнең туктатылуы турында һәм шулай ук архив, сәяси репрессия корбаннарының аклануы турында белешмәләр, лицензия-рөхсәт эшләре таныклыклары, корал саклау, куллануга рөхсәт, Россия Федерациясе территориясеннән читкә алып чыгылырга тиешле рәсми документларга апостиль кую, Россия Федерациясендә кешеләрнең үз ирке белән дәүләт дактилоскопия теркәлүен үткәрү, паспорт рәсмиләштерү һәм башкалар.

Табибка электрон язылуның уңайлылыгын инде әйтеп тә торасы юк, азнакайлылар аннан актив файдалана.

Әлбәттә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең әлегә кадәр булганнары да барсы да сакланып кала. Кем кайсын сайлый - анысы инде һәркемнең үз иркендә.

-Электрон хезмәтләр вакытны янга калдыру гына түгел, бюрократик киртәләрдән дә котылу бит әле ул...

-Әйе, ул гражданнарның дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр санын киметү, хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итү мөмкинлеге дә бирә. Шунсын да әйтергә кирәк, Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы ышанычлы иминлек системасына ия. Бүген портал аша 230лап электрон хезмәтне башкарып була. Гражданнарның "Шәхси кабинетлары" саны һәр көнне артып тора.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Электрон хезмәтнең отышлы яклары