Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электрон гариза популяр

Бөтен илдәгечә, 8 июль көнне Азнакай районында да Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Ул Петр һәм Февронья көне дип тә йөртелә. Әлеге пар 16 гасырда Изге дип танылып, бәхетле гаилә символы булып саналган. 2008 елда исә 8 июль көне рәсми рәвештә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип...

Бөтен илдәгечә, 8 июль көнне Азнакай районында да Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Ул Петр һәм Февронья көне дип тә йөртелә. Әлеге пар 16 гасырда Изге дип танылып, бәхетле гаилә символы булып саналган. 2008 елда исә 8 июль көне рәсми рәвештә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип игълан ителде.

Гаилә нәрсәдән башлана? "Әлбәттә, сөюдән!" - дияр күпләр. Ләкин Азнакай ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әлеге сорауга икенче яктан карый. Уйлап карасаң, ул никахны теркәү өчен гариза тапшырганда башлана.

Билгеле булганча, гаиләне теркәүгә гаризаны электрон почта аша тапшыра башлауга да бер ел булды. Булачак парлар интернет аша гаиләне теркәү көнен, сәгатен дә билгели ала. Бары тик ЗАГС бүлегенә килеп гаризаны расларга гына кирәк. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э. Хәйретдинова быел бу алымның аеруча зур популярлык алуын билгеләп үтте. Интернет-гаризалар 95 процентны тәшкил итә. 2011 елда ул 47 процент кына булган.

Җәйге чорда гаилә корырга теләүчеләр саны да арта икән, 58 гаилә теркәлгән дә инде. Бу - ел башыннан рәсмиләштерелгән никахларның өчтән бер өлеше дигән сүз. Аларның гомуми саны - 174 гаилә.

Ә кышын туй ясау бик популяр түгел. Гыйнвар һәм февраль айларында 51 гаилә теркәлгән. Шулай да, уйлап карасаң, туйның кайчан билгеләнгәне әһәмиятле түгел, иң мөһиме - "кышкы" һәм "җәйге" туйларда гаилә нигезе булып мәхәббәт торсын.

1 июльгә бирелгән күрсәткечләр буенча, районда 174 гаилә теркәлгән, 125 гаилә таркалган. 428 бала туган һәм 449 кеше вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев