Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елдагыча, Әсәйдә Сабан туе урман аланында узды

Яңа җитәкче Зиннур Шәвәлиевкә Әсәй, Митрәй авылларын кул астына алып, эшләп китүе җиңелләрдән булмавын халык аңлый иде. Булган барлык белгечләр бер йодрыкка тупланып, алда авырлыкларның әле күп буласын аңлап, бердәм эшкә керештеләр. Язгы чәчү вакытында тәмамланды. Игеннәр барлык мәйданнарда чәчелеп, матур гына күтәрелеп килә. Мондый вакытта игенче ничек татарның гасырлардан...

Яңа җитәкче Зиннур Шәвәлиевкә Әсәй, Митрәй авылларын кул астына алып, эшләп китүе җиңелләрдән булмавын халык аңлый иде. Булган барлык белгечләр бер йодрыкка тупланып, алда авырлыкларның әле күп буласын аңлап, бердәм эшкә керештеләр. Язгы чәчү вакытында тәмамланды. Игеннәр барлык мәйданнарда чәчелеп, матур гына күтәрелеп килә. Мондый вакытта игенче ничек татарның гасырлардан килгән милли бәйрәме - Сабан туен уздырмый кала алсын! Һәм менә узган якшәмбедә авыл халкы Сабантуй мәйданына җыелды. Азнакайдан килгән мәдәният хезмәткәрләре Зимфира Кашапова, Ландыш Шәрәфиева, Алсу Мөхәммәтҗанова, Элла Насыйрова бер яктан яңа җитәкчегә һәм авыл яшьләренә бәйрәмне оештыруда зур ярдәм итсә, икенчедән, чыгышлары бәйрәм рухы өстәп күңелләрне тагын да җилкендереп җибәрде. Шунда ук уеннар, спорт ярышлары барды.

Барлык кануннарына туры китереп, бәйрәмне имам сүзе белән башлап җибәргәннән соң, Әсәй-Митрәй фермер хуҗалыклары җитәкчесе Зиннур Шәвәлиев авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Район җитәкчелеге исеменнән килгән вәкил Зөфәр Әхмәтов район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның бәйрәм котлавын җиткерде һәм узган сайлауларны оештыруда зур активлык күрсәткән Әсәй сайлау комиссиясе рәисе, мәктәп директоры Альберт Рахмановка Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды. Авылның тырыш игенче һәм терлекчеләре бүләкләнде. Быел 55 һәм 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә игътибарсыз калмады. Җиһангировлар гаиләсе авылдашларына күчтәнәчләр белән кайткан. Бәйгеләр дә төрле, бүләкләр дә мулдан иде, рәхәтләнеп көч сынашты, бил алышты халык. Быел баганага бәйләнгән сарык та берәү генә түгел иде. Җитәкче үзе дә милли көрәштә мәйдан тоткан кеше буларак, яшьләрне спорт белән тәрбияләүнең әһәмиятен яхшы белә - яшүсмер көрәшчегә дә бүләккә сарык куелган. Аңа физкультура техникумы студенты Айнур Закиров ия булды. Ә икенче сарыкның хуҗасы-Альберт Мәмәлиев. Ул көрәшнең төп батыры калды.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев