Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елата да, җырлата да тальян, баян моңнары

Тальян моңы... Баян моңы... Ап-ак төймәләрдән нәфис бармаклар йөгереп узуга, йөрәк кылларын тибрәтеп, өлкәннәрне яшьлегенә, яшь-җилкенчәкне хыялдагы ерак офыкларга алып китә. Дөньядагы йөз төрле уен коралы арасында гармун безнең халык өчен җанга иң якыны, кадерлесе булып кала бирә. Юкка гына гармунчыларны элек-электән «өрмәгән җиргә дә утыртмаганнар», һәр бәйрәмнең, уенның патшасы...

Тальян моңы... Баян моңы... Ап-ак төймәләрдән нәфис бармаклар йөгереп узуга, йөрәк кылларын тибрәтеп, өлкәннәрне яшьлегенә, яшь-җилкенчәкне хыялдагы ерак офыкларга алып китә. Дөньядагы йөз төрле уен коралы арасында гармун безнең халык өчен җанга иң якыны, кадерлесе булып кала бирә. Юкка гына гармунчыларны элек-электән «өрмәгән җиргә дә утыртмаганнар», һәр бәйрәмнең, уенның патшасы санаганнар.
Гармун күреге тартып карамаган малайлар сирәктер ул. Бу «чир» борынгыдан килә. Шуңа күрә Азнакай музыка мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенә азнакай малайлары бик яратып йөри. Биш дистә елдан артык вакыт эчендә биредән шактый сәләтле укучылар чыккан. Шушы юнәлеш буенча Азнакайның республикада иң алдынгылар сафында булуы да бу хакта ачык сөйли.
-Укытучылар борынгы гореф-гадәтләрне саклап, бүгенге буынга җиткерәләр. Укучыларыбыз республика һәм халыкара бәйгеләрдә һәрчак призлы урыннар яулыйлар, - ди 20 елдан артык бүлек белән җитәкчелек итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Сәлахова.
Күптән түгел узган «Гаҗәеп баян тамашасы» концертында яшь башкаручылар халык көйләреннән алып заманча көйләргә кадәр баянда, тальянда, аккордеонда өздереп, үз осталыкларын күрсәттеләр, тамашачыларны елаттылар да, җырлаттылар да.
-Баян классына җиденче елымны йөрим. Энекәшем дә артымнан иярде. Быел Рәис Нәгыймов исемендәге «Көзге җиләк» конкурсында гран-при яуладым һәм миңа баян бүләк иттеләр. Минем өчен көтелмәгән һәм бик кадерле бүләк, - ди Газинур Равилов.
Кечкенәдән әнә шулай халкыбыз моңнарына уралып, күңелләрендә матурлык чаткылары кабызып үскән мондый егетләребез беркайда да югалып калмас һәм сынатмас.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елата да, җырлата да тальян, баян моңнары