Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ел әйләнәсе чәчәкләр арасында яши

Табигатьтә яз!

Тиздән кар астыннан умырзаялар баш төртер. Ә Энҗе Йосыпованың өстәлендә алар ел әйләнәсендә балкып утыралар. Ясалма дип уйламассың да!

Хәзер күп кеше төрле материаллардан чәчәк ясау белән шөгыльләнә. «Башкалар булдырганны мин дә булдыра алмаммы икән?» – дип шикләнеп кенә тотынган Энҗе, Интернет киңлекләрендә үзлегеннән өйрәнә-өйрәнә, инде остарып-шомарып беткән. Фоамириан дигән материалдан чәчәк ясау серләрен укучыларына да өйрәтә.

Энҗе Йосыпова Чубар Абдул урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, 1987 елда бирегә эшкә билгеләнә. Ә тумышы белән Тукай районы Иштирәк авылыннан ул. Тормыш иптәше Әдип Йосыпов та мөгалллим – шушы ук мәктәптә физкультура һәм технология дәресләре бирә.

– Бакчабызда гөлләр үстерергә яратам. Шуларга карап хозурланам, илһам алам. Кышын  сагындыралар, аларның матурлыгын ясалма чәчәкләрдә чагылдырасым килә, – ди Энҗе.

Укучылар белән дәресләрдә, «Оста куллар» түгәрәгендә дә чәчәкләр ясыйлар, кул эшләре күргәзмәләрендә катнашалар.

Энҗе Йосыпаның тагын бер шөгыле бар әле – ул чүпрәктән бик сөйкемле гномнар тегә. Үзеннән дә ниндидер самимилек, нур бөркелә аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев