Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры Азнакайда узачак

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры 20 февральдә Азнакайда узачак. Анда барлыгы 9 район катнаша. Шушы көннәрдә конкурсның муниципаль сайлап алу туры булды. Жюри 9 номинация буенча 25 конкурсантның эшен карады. Зона бәйгесендә Азнакай данын тугызы яклаячак. - Һәр катнашучы бала тәрбияләп үстерүдә, хезмәттә, иҗтимагый эшчәнлектә...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры 20 февральдә Азнакайда узачак. Анда барлыгы 9 район катнаша.

Шушы көннәрдә конкурсның муниципаль сайлап алу туры булды. Жюри 9 номинация буенча 25 конкурсантның эшен карады. Зона бәйгесендә Азнакай данын тугызы яклаячак.

- Һәр катнашучы бала тәрбияләп үстерүдә, хезмәттә, иҗтимагый эшчәнлектә райондашларга үзләрен таныткан лаеклы затлар һәм район этабында җиңүче, - дип билгеләп үтте жюри рәисе, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Азнакайда узачак зона турына "Россия хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килүе көтелә.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел хатынкызы. Ел ирегете: хатынкыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры Азнакайда узачак