Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экологияне сакларга өйрәник!

Экологлар көне 2013 ел - ТРда Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы буларак игълан ителү белән дә үзенчәлекле. Әлеге уңайдан башкарган чаралар турында бәян итүен сорап без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймовка мөрәҗәгать иттек - Хәлил Салихович, бу үзенчәлекле елда нинди...

Экологлар көне 2013 ел - ТРда Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы буларак игълан ителү белән дә үзенчәлекле. Әлеге уңайдан башкарган чаралар турында бәян итүен сорап без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймовка мөрәҗәгать иттек

- Хәлил Салихович, бу үзенчәлекле елда нинди бурычлар куелды, нинди чаралар үтәргә тиеш дип исәплисез?

- Әлбәттә, иң беренче чиратта, халыкның үзаңын уятырга кирәк. Салган штрафлар белән генә хәлне төзәтәм димә. Кеше әйләнә-тирәгә бик битараф карый. Елга, юл буйлары чүпкә баткан. Шәхси кибет артлары да җыештырылмый. Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде.

Экологиягә һәм тирә-юньгә зыян салучылар кимү ягында дип әйтә алмыйм. Без бүген барыбыз да шактый тискәре күренешләргә юлыгабыз, байтак гаепле кешеләрне җәзага тарттырырга туры килде. Экология, табигатьне саклау буенча безнең идарә һәм шәһәр-район хакимияте тарафыннан бик күп чаралар тормышка ашырыла. Хакимият инициативасы белән иртә яздан башланган экологик өмәләр ел дәвамында бара, чисталыкның сакланышын тикшереп, рейдлар үткәрелә. Эчә торган суның анализы һәрдаим алынып тора.

Расланган план нигезендә предприятие һәм территорияләр экологик контрольдә тотыла. "Язгы ташу", "Санитар икеайлык", "Чиста һава" һ.б. акцияләр уздырыла. 2012 һәм 2013 елның беренче кварталында Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау закончалыгы үтәлү буенча 140 предприятие, 69 объектта 358 тикшерү уздырылган. Шуларның 50се планда каралганча. Табигатьне саклау закончалыгын бозу буенча 54 беркетмә төзелгән. 2012 елда судка 87 эш тапшырылды. Административ хокук бозу буенча 230 эш ачылган. Бирючевка, Тымытык, Микулино, Югары Стәрле, Вахитов һәм Сарлы авыл җирлекләре территорияләрендәге сулыклар тикшерелде. Кече елгалардан су анализы алынды. Нәтиҗәләр Стәрле, Түбән Ямашка, Югары Ямашка, Зәй елгалары сулыкларының пычрануын күрсәтте. Моның сәбәпләре ачыкланып, юридик затларга административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

- Азнакайда чүп мәсьәләсе бик кискен тора...

- Бу, беренче чиратта, кешенең ни дәрәҗәдә түбән культуралы икәнен күрсәтеп тора. Һәр кварталда, кибетләр кырында, урамнарда чүп савытлары бар, ләкин халык кулындагы чүбен анда илтергә ашыкмый, кая туры килә, шунда гына ташлап китә. Быел "Полигон ТБО" ҖЧҖ тарафыннан пластик шешәләрне җыю өчен 28 махсус контейнер урнаштырылды. "Полигон ТБО" җәмгыятендә 133,6 тонна икенчел чимал кабул ителеп, шуның 9,9 тоннасы эшкәртелде.

- Экология закончалыкларын бозу очрагына тап булганда кая мөрәҗәгать итәргә була?

-Татарстанда муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында "Халык контроле" проекты эшләп килә. Монда экология закончалыкларын бозу күренешләре турында һәркем хәбәр итә ала. Быел тиеш булмаган урыннарга чүп ташлау фактын күрсәтеп, бер кеше язды. Шунда ук Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре күрсәтелгән урынга чыгып, административ беркетмә төзеде. Инспекторларга 7-78-78 телефоны аша да мөрәҗәгать итәргә һәм мәсьәләне бергәләп хәл итәргә мөмкин.

Үзебез кылган эшкә һәрвакыт анализ ясарга кирәк. Хәзерге вакытта бик күп чишмәләр корый, коеларда сулар югала, елгалар саега башлады. Киләсе буыннарга бездән нәрсә кала? Глобаль катастрофаны үзебез якынайтмыйбызмы? Без бүген шулар хакында уйланырга тиеш.

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә яши алмый. Аңа су, һава, азык-төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Әңгәмәдәш: Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы