Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экология елы зур бурычлар йөкли

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды һәм аны, гадәттәгечә, хезмәт уңышларына ирешкән райондашларны котлаудан башлады. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров узган атнада райондагы оператив хәл торышын яктыртты. Җирлегебездә 6 җинаять кылынып, аларның 3се "кайнар эздән" ачылган. Шәхси милеккә кул сузу очраклары кимеми....

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды һәм аны, гадәттәгечә, хезмәт уңышларына ирешкән райондашларны котлаудан башлады.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров узган атнада райондагы оператив хәл торышын яктыртты. Җирлегебездә 6 җинаять кылынып, аларның 3се "кайнар эздән" ачылган. Шәхси милеккә кул сузу очраклары кимеми. Язга чыккач гаражларда караклык арткан. Нефть табу объектларында да урлашулар булгалап тора, саклыкны көчәйтү сорала.

ТР Экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов таныштырды. Ул оешма-предприятиеләрдә экологик контроль, куелган таләпләрне үтәмәүчеләргә карата җәза чаралары, районыбызда игълан ителгән санитар икеайлык барышы, башкарасы эшләр турында тәфсилләп сөйләде. Тикшерүләрнең дәвам итәчәген ассызыклады. Экология елында бу юнәлештә аеруча җитди бурычлар тора.

"Азнакай" фонды эше турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянованың чыгышы тыңланды.

Марсель Шәйдуллин чыгышларга үз бәясен һәм каралган мәсьәләләр буенча күрсәтмәләр бирде. Ул киңәшмәдә азнакайлыларның сәламәтлегенә дә аерым тукталып, бигрәк тә туберкулез авыруына юл куймау өчен барлык профилактик чараларны күрергә, халыкка вакытында медицина тикшерүе уздырырга чакырды. Шулай ук язгы чәчү, шимбә өмәләре, санитар икеайлык, юлларны төзекләндерү, сезонлы эшләр буенча да бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология елы зур бурычлар йөкли