Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эх, мунчасы да мунчасы!

Ниһаять шәһәрдә күптән көтеп алынган вакыйга булды: капиталь ремонттан соң шәһәр мунчасы ачылды. - Яз көне бер төркем азнакайлылар шәһәр мунчасының бик начар торышта булуыннан зарланып мөрәҗәгать иткәннәр иде, - дип искә ала район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдулин. - Мин ярдәм сорап «Татнефть» АҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка мөрәҗәгать...

Ниһаять шәһәрдә күптән көтеп алынган вакыйга булды: капиталь ремонттан соң шәһәр мунчасы ачылды.

- Яз көне бер төркем азнакайлылар шәһәр мунчасының бик начар торышта булуыннан зарланып мөрәҗәгать иткәннәр иде, - дип искә ала район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдулин. - Мин ярдәм сорап «Татнефть» АҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул әлеге максатка 5 миллион сум акча бүлеп бирде. Мин һәм район халкы аның бу игелекле ярдәме өчен бик рәхмәтле. Бер ай дәвамында бинаның хатын-кызлар бүлегенә ремонт ясалды. Хәзер ир-ат ягын да тиешле хәлгә китерергә кирәк.

- Азнакайлылар мунча яраталар, - ди МППБиО (бина аларга карый) директоры Валерий Тимиряев. - Гадәти көннәрдә пенсионерлар өчен ташламалар да билгеләнде. Ялларда күбрәк эшче халык йөри. Мунчага күптән яхшы ремонт кирәк иде инде. Мондый әһәмиятле социаль объектны тапшыру - барлык шәһәрлеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен дә куанычлы вакыйга.

«Калинушка» ансамбле мунча турында шаян җырлар башкаргач, тантанадагыларның кәефләре тагын да күтәрелде. Менә тасманы кисеп, алар бинага уздылар. Яңа кафель идән, дивар һәм тәрәзәләр, чиста һәм саф һава - барысы да күңелләргә хуш килде.

- Мунчага 50 нче еллардан бирле йөрим, - ди район властьларына мунчаны ремонтлау үтенече белән йөрүче Флера Гыйләҗева. - Мин инде 90ны ваклыйм, ләкин һаман да мунча яратам. Бик яхшы ремонт ясалган. Пенсионерлар һәм барлык парланырга яратучылар исеменнән рәхмәт белдерәм.

Беренче эш көнендә мунчага килүчеләрне тагын бер сюрприз көтә иде. Аларга бушлай хезмәт күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев