Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егетләребез хәрби хезмәттә

Һәр егетнең зур бурычы - армиядә хезмәт итү. Берәүләр аны мактаулы дип санап, горурлык белән үти, икенчеләр ничек тә булса качып котылырга тырыша. Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе...

Һәр егетнең зур бурычы - армиядә хезмәт итү. Берәүләр аны мактаулы дип санап, горурлык белән үти, икенчеләр ничек тә булса качып котылырга тырыша.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. 15 июль көнне илебездә язгы чакырылыш тәмамланды. Мәгълүм булганча, ул 1 апрельдә башланган иде. Меңләгән егетләребез билләренә солдат каешы тагып, төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә китте.
17 июльдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, республика чакырылыш комиссиясе урынбасары Р.Моратов рәислегендә видеоконференция режимында уздырылган чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстанда 2012 елгы язгы чакырылыш кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Азнакай муниципаль районы хәрби комиссариаты бик күп күрсәткечләр буенча яхшы яктан искә алынды.
Дәүләт хисабына укып, кулына машина йөртү таныклыгы алган егетләрнең армиягә бармый калуы турында да сүз барды.
Бу җәһәттән безнең районда эшләр әйбәт бара. "Таныклык алырга 30 егетне укыткан идек, барысы да хезмәткә алынды", - диде районның хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Р.Камалеев.
Язгы чакырылышта 119 райондашыбыз РФ Кораллы Көчләренә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егетлђребез хђрби хезмђттђ