Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Едутовларга – суыткыч

Актүбә халкын оешма, предприятие белгечләре кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде Актүбә бистәсенең йомгаклау җыенында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин 11 бала анасы актүбәле Валентина Едутовага суыткыч бүләк итте. Гомумән, җыелыш бүләкләүләргә бай булды. Марсель Зөфәр улы бистә үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннар Советы рәисе Галина Шеркуновага, хәрби-исәп...

Актүбә халкын оешма, предприятие белгечләре кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде

Актүбә бистәсенең йомгаклау җыенында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин 11 бала анасы актүбәле Валентина Едутовага суыткыч бүләк итте.

Гомумән, җыелыш бүләкләүләргә бай булды. Марсель Зөфәр улы бистә үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннар Советы рәисе Галина Шеркуновага, хәрби-исәп өстәле әйдәр белгече Тамара Богатовага Азнакай районының 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды, ә «2011 елның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» номинациясендә җиңү яулаган Алмаз Газизҗановка сыер саву аппараты бүләк итте. Бүләкләүләрне Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева дәвам итте. Ул ветеран Әмир Хәкимовка Актүбә бистәсенең Мактаулы гражданины исеме бирелүе һәм аның бистәнең Мактау тактасына кертеләчәген әйтте. Бистә башлыгы «Иң яхшы ишек алды» номинациясендә җиңү яулаган Лилия Һадиева, «Иң яхшы дворник» - Альбина Исмәгыйлова, «Иң яхшы слесарь» - Василий Букин, «Иң яхшы подъезд өлкәне» - Тамара Казакова, «Иң яхшы йорт өлкәне» - Татьяна Сушкова, «Иң яхшы полиция хезмәткәре» - Руслан Корбыев, «Иң яхшы эшмәкәр» - Әнисә Зәкиҗанованы Актүбә муниципаль берәмлеге Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева 2011 елда Актүбә бистәсе Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Отчет елында бистәне төзекләндерү һәм яшелләндерү өлкәсендә шактый эшләр башкарылган.

Пушкин, Нагорный, Девон, Чулпан урамнарын төзекләндерүдә 1 млн. 368 мең сумлык эш эшләнгән. Актүбә һәм Тукай урамнары күперләренә 162 мең сумлык агымдагы ремонт эшләре башкарылган.

Роза Алмаз кызы үз докладында бистәнең матурлыгы һәм төзеклегенә битараф булган граҗданнарны тәнкыйть утына тотты. «Әгәр дә гражданнар бистәнең чисталыгына битараф икән, күпме көч түгеп җыештырсаң да мәгънә юк», - диде ул чүпләрен теләсә кайда ташлап зур чүплекләр ясаган бакчачылар, гараж хуҗаларына мөрәҗәгать итеп.

Актүбә бистәсендә тузган торак программасы гамәлдә. Отчет елында шундый 4 йортта яшәүче 29 фатир хуҗасы үзләренең торак шартларын яхшырткан. Киләчәктә тагын 6 тузган торакта яшәүче 45 фатир хуҗасының торак шартларын яхшыртуы көтелә. Шул ук вакытта шәхси торак йортлар төзелеше өчен җир участоклары бүленә.

Бистәдә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә Алмаз Газизҗанов (мөгезле эре терлек), Лилия Һадиева (кошчылык), Әнис Зиннәтуллин (сарыкчылык), Рифкать Шиһапов (умартачылык) һәм башкаларның эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.

Актүбәдә гаилә һәм никах мөнәсәбәтләрен ныгытуда матур традицияләр яшәп килә. Һәр яңа туган сабый да, никахын теркәүче яшьләр, озак еллар дәвамында бергә яшәүче пар канатлар - һәммәсе тантаналы рәвештә билгеләнеп уза. Шунысы куанычлы, узган ел Актүбәдә яңа туган сабыйларның саны 2010 ел белән чагыштырганда 33 сабыйга арткан, шул ук вакытта вафат булучыларның саны 25 кә кимегән.

Отчет җыелышында «Актүбә» УК җитәкчесе Александр Киселев, полиция бүлеге начальнигы Радик Шәрәфиев, Актүбә амбулаториясе баш табибы Руслан Шәрәфиев, ветераннар Советы җитәкчесе Галина Шеркунова чыгышлары тыңланды.

Марсель Шәйдуллин Азнакайдан кала иң зур торак пункты булган Актүбә бистәсе үсеше һәм халкының тормыш хәлен яхшырту алга таба да игътибар үзәгендә булачагын әйтеп үтте. Аның торак пунктларда юлларны төзекләндерүгә каралган акчаларның шактый өлеше бистәгә биреләчәге, районда капиталь ремонт программасына кертелгән 3 мәктәпнең берсе - Актүбәдәге 1нче мәктәп булуы, ТБО полигоны төзеләчәге һәм башка хәбәрләрен актүбәлеләр алкышларга күмде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев