Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Educare компаниясе вәкиле Азнакай мәктәпләрендә сингапур методикасы буенча укытуны бәяләде

Бу сишәмбедә Азнакай 2 нче урта мәктәбендә "ТР да белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" проектының беренче этабында катнашучылар өчен район семинары узды. Мәктәптә яңа методика буенча укытуны Сингапурның Educare компаниясе вәкиле мистер Прага күзәтте һәм бәяләде. Семинар 9 А сыйныфында инглиз теле дәресеннән башланып китте. Укытучы Рәисә Низамованың укучылар белән бары...

Бу сишәмбедә Азнакай 2 нче урта мәктәбендә "ТР да белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" проектының беренче этабында катнашучылар өчен район семинары узды. Мәктәптә яңа методика буенча укытуны Сингапурның Educare компаниясе вәкиле мистер Прага күзәтте һәм бәяләде.

Семинар 9 А сыйныфында инглиз теле дәресеннән башланып китте. Укытучы Рәисә Низамованың укучылар белән бары чит телдә аралашуына сокланмый мөмкин түгел иде. Тугызынчылар да кунаклар алдында сынатмады: ундүрте дә биремнәрне үтәп, сорауларга җавап бирде, берсе дә игътибардан читтә калмады.

-Яңа алымның максаты да шунда - һәр баланы дәрескә тарту, креатив фикерләү, аралашу күнекмәләре булдыру. Төркемнәрдә эшләү укучылар өчен җиңелрәк һәм кызыклырак, - ди Рәисә Низамова.

Мистер Прага дәресне ошатуын әйтте, укытучыга киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.

-Иң мөһиме - дәрес вакытында максатка ирешү, - ди Educare компаниясе вәкиле.

Шундый ук ачык дәресләрне 1 нче Б сыйныфында тирә-як дөнья фәненнән Гөлнара Ибраһимова, 11 нче А сыныйфында математикадан Эльмира Харисова, 9 нчы Б сыйныфында географиядән Анатолий Байков бирде.

Мәгълүмати-методик үзәк белгечләре мистер Прага белән берлектә һәр дәрескә анализ ясадылар. Укытучылар өчен бертөрле имтихан булды бу көн һәм алар аны уңышлы уздылар дип әйтергә була.

-Мин рус төркемендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яңа методика укучыларга ошый, теманы яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, - ди семинарда катнашкан Актүбә 1 нче мәктәбе укытучысы Алсу Шумилова.

Әлегә районда алты мәктәп сингапур алымы буенча укытуга күчкән. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина алга таба яңалык барлык мәктәпләргә дә барып җитәчәк дип белдерде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Educare компаниясе вәкиле Азнакай мәктәпләрендә сингапур методикасы буенча укытуны бәяләде