Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчәргә ярамый, эчмәскә!

Россиядә спиртлы эчемлекләрне 21 яше тулганнарга гына сатарга рөхсәт итәргә җыеналар. Дәүләт Думасы тикшерүенә шундый закон проекты әзерләнгән. Шулай ук балигъ булмаганнарга аракы сатып алган өлкәннәргә дә җәзаны катгыйландырырга кирәк дип исәпли депутатлар. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикере белән кызыксындык. Илмира Хәмидуллина, район үзәк сырхау-ханәсенең наркология бүлмәсе фельдшеры: - Быелның...

Россиядә спиртлы эчемлекләрне 21 яше тулганнарга гына сатарга рөхсәт итәргә җыеналар. Дәүләт Думасы тикшерүенә шундый закон проекты әзерләнгән. Шулай ук балигъ булмаганнарга аракы сатып алган өлкәннәргә дә җәзаны катгыйландырырга кирәк дип исәпли депутатлар. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикере белән кызыксындык.
Илмира Хәмидуллина, район үзәк сырхау-ханәсенең наркология бүлмәсе фельдшеры:
- Быелның җиде аенда республикада 26 яшүсмер спиртлы эчемлек белән агуланган. Алкоголь кулланучылар елдан-ел яшәрә. Экспертлар мәгълүматына караганда Россиядә 15 яшьтән өлкәнрәкләрнең 99 проценты алкоголь татып караган. Көн саен 13 яшьтән өлкәнрәк малайларның 33 проценты, кызларның 20 проценты спиртлы эчемлекләр куллана. Укучыларның бары 4 проценты гына исерткечкә бер дә якын килмәгән. Безнең наркологта бүгенге көндә 13 балигъ булмаган бала исәптә тора, шуның 9ы - алкоголь, 4се агулы матдәләр кулланган өчен. Бездә хәлләр яхшырак икән дип һич тынычланырга ярамый, бу - айсбергның өсте генә, исерткечләр кулланып та, хокук сагы хезмәткәрләре күзеннән качып калган яшүсмерләр барын онытмаска кирәк. Шуңа күрә әлеге закон проектын мин хуплыйм.
Эльвира Солтангирова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре:
- Комиссиядә агымдагы елның 9 аенда гына да спиртлы эчемлекләр куллану буенча 41 яшүсмернең эше тикшерелде. Узган елның шушы чорында 30 эш иде. Елдан-ел начар гадәткә тартылучы балаларның саны арта. Комиссиядә бүгенге көндә исерткеч кулланган 35 балигъ булмаган бала исәптә тора, ә былтыр - 21 иде. Әлеге закон яшүсмерләрне эчкечелеккә тартучыларга да җәзаны катгыйландыруны күздә тота. Хәзер дә штраф саллы - мең ярымнан өч мең сумга кадәр. Мондый чикләүләр һәм тыюлар һич тә зыянга булмас. Әле организмнары да ныгып җитмәгән балаларның яши башламас борын эчкечелек сазлыгына чумуын күреп җан әрни.
Фирүзә Шәрәпова, тәрбияче:
- Без 1990 елда өйләнештек. Миңа унтугыз яшь һәм ул чакта да 21 яше тулмаганнарга аракы сатмыйлар иде. Дөресрәге - бирмиләр иде, чөнки аракы талонга булды. Хәмер белән беркайчан да дус булмадым, хәзер дә өебезгә керткән юк. Балалар да, Аллага шөкер, тәртипле булып үстеләр. Без еш кына чит илләрне мисалга китерергә яратабыз. Мәсәлән, АКШта 21 яшьтән соң, Норвегиядә 20 яшьтән соң гына спиртлы эчемлекләр сату рөхсәт ителә икән. Сатуны тыю белән бергә балаларга аракы сатучыларга һәм сатып алып бирүчеләргә дә җәзаны катгыйландырырга кирәк дип исәплим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эчәргә ярамый, эчмәскә!