Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәверләр дә башка, кешеләр дә, тик җуелмый сүнмәс дәрт кенә...

Һай ул Сәгыйрь абыйның тавышы! "Карурман"ны сузып җырлап җибәргәндә Ык буеның йөгерек суы да акмый торадыр, таллардагы кошлары да бермәл тынсыз каладыр кебек тоела иде. Сагындыра, тымытыклылар гына түгел, райондагы чордашлары сагына Сәгыйрь Харрасовны. Үз заманында нәкъ менә алар нигез салган Тымытыкның ветераннар хоры шушы көннәрдә үзенең 20 еллыгын билгеләп...

Һай ул Сәгыйрь абыйның тавышы! "Карурман"ны сузып җырлап җибәргәндә Ык буеның йөгерек суы да акмый торадыр, таллардагы кошлары да бермәл тынсыз каладыр кебек тоела иде. Сагындыра, тымытыклылар гына түгел, райондагы чордашлары сагына Сәгыйрь Харрасовны. Үз заманында нәкъ менә алар нигез салган Тымытыкның ветераннар хоры шушы көннәрдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.
Алар дигәнем, янә килеп, Фәрвизә Шәрипова, Рәфәгать Хикмәтуллин, Әнвәр Әмирҗанов, Мирхәтим Баһаветдинов, Гөлсем Шиһабетдинова, "Маяк"ның да озак еллар актив хәбәрчесе булып торган Шаҗәр Габделхаков, җәмәгате Зәмзәмия, Банат Ситдыйкова, Рәйхана Шәйхетдинова, Нурдидә һәм Асаф Вәлиевләр, Фәрит Козлов, агач сыннары белән республиканы шаккатырган Миңнегали Ганиев, Мөҗәһидән Мириханов... Хәер, санап кына бетермәле дә түгел. "Сүнмәс дәрт" хор коллективының юбилей кичәсе кайчандыр сәхнә тоткан, моңлы тавышлары белән әсир иткән бу апа-абыйларның рухына дога ирештерү дә булды.
1994-95 елларда коллектив 35 ветеранны берләштерә. Аларның һәркайсы күңеленә ачкыч таба, сәхнәгә тарта белгән мәдәният йорты директоры Рушания Идрисованың оештыру сәләтенә, үҗәтлегенә, авыр хезмәт көненнән соң репетицияләргә, концертлар куеп йөрүдә үзләрендә дәрт-дәрман, ихтыяр көче тапкан үзешчәннәргә сокланырга гына кала. 2007-2014 елларда район-шәһәр смотр-конкурсларында "Иң яхшы хор" номинациясендә гел җиңү яулап киләләр. Хәер, бу хорның даны күрше-тирә районнарга, республикага күптән таралган була инде.
Дәверләр үткән саен коллектив та яңарып, тулыланып тора, әмма аның чишмә башындагылар да, әле аякта йөри алганда, берсе дә сәхнәне ташларга җыенмый. Әнә, моңнары белән үзәкләрне өзгән Флера һәм Фәндәс Кашаповлар, Алсу Исхакова, Роза Галиева, үзе җырчы, үзе гармунчы Гөлсинә Кадыймова, Венера Әсәдуллина, Галия Гарифуллина, Зифа Харисова, Нәкыя Кәлимуллина, Дания Шәрипова, Хөмәйрә Зәкиева, 83 яшьлек Нәфисә Ганиева, гармуны кулыннан төшмәгән Энгель Ихсанов, Мирхаҗиан Касыймов, Әнвәр Ризванов, Назир Хафизов, Рим Кашапов, Клара һәм Искәндәр Мостаевлар, Нигъмәтулла Хәлиуллин, Индус Фазлыев, Рәфис Гайфуллин бүген дә яшьләр көнләшерлек хәрәкәтчән, сәнгатькә гашыйклар.
Музыкаль бизәлештә профессионаллар - Гүзәлия Искәндәрова һәм Гөлнара Хәлиуллина ярдәмгә килә. Җирлекнең ветераннар советы рәисе, гармунчы, җырчы Радик Солтанов та, әлбәттә, өлкәннәр арасында. Бүгенге кичәдә ул тынгы белмәс сәхнә осталарына җиткерәсе сүзләрен тыеп кала алмады, әлбәттә, авылдашларының рухи дөньясын яктырткан өчен рәхмәтләрен, ихлас йөрәктән чыккан теләкләрен ирештерде.
- Мәдәният хезмәткәренең эше күптөрле һәм киңкырлы, - диде хорны оештыручы, 20 ел аны сәхнәдә тотучы җитәкчесе Рушания Идрисова. - Ветераннар хоры менә шушы эшчәнлектә зур таянычым. Төрле тармакларда - авыл хуҗалыгында, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә тәҗрибә туплап казанышлар яулаган авылдашларым сәнгатьтә дә минем киңәшчеләрем, ярдәмчеләрем. Бөтен бәйрәмнәрне алар белән бергәләп, үзебез әзерләгән сый-нигъмәтле табыннар артында үткәреп, бик күңелле яшибез.
Әлбәттә, авылдашларын сәхнәгә тарту, шундый зур хор оештыру бер дә җиңел генә булмагандыр Рушанияга. Әмма аның тәмле теле, ягымлы сүзе кемнең дә күңелен эретерлек шул. Хәер, халык белән эшләргә, кешеләрнең рухи дөньясын баетырга алынган чын мәгънәсендәге мәдәният хезмәткәре шундый сыйфатларга ия булырга тиештер дә.
Коллективны районның мәдәният бүлеге, ветераннар советы, биләмә җитәкчелеге дә зурлады, уңышларын бәяләгән Мактау кәгазьләре тапшырдылар.
Хордагы һәркем хакында иркенләп, рәхәт итеп сөйләде кичәне алып барган Рушания Идрисова. Аларның гаилә тормышларын да чагылдырды. Һәр чыгыштан соң "артист" әби-бабайларны оныклары, балалары чәчәкләргә күмде. Мондый күренештән соң, Тымытыкта килен белән кайнаналар да әни белән кыз кебек бер-берсен якын күреп яши икән, дигән фикер туды. Я, менә шушы хөрмәтләүләр, алкышлардан соң ничек сәхнәгә менәсе килеп тормасын да, җыр-моң агылып торган күңелне ничек тыеп кала аласың?!
Сәнгать дөньясының сихри дәрьясы бу апа-абыйларга картаерга һич тә ирек бирмәгән. Бу сүнмәс дәрт бер дә җуелмасын...
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәверләр дә башка, кешеләр дә, тик җуелмый сүнмәс дәрт кенә...