Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дублер көне. Җитәкче булу җиңелме?

Бүген районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары - иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган егет-кызлар әнә шул сорауга җавап эзләде. Районыбызда ел да уздырыла торган Дублер көне быел да аларның район Советында җитәкчеләр белән очрашу-танышуыннан башланып китте. Аннары инде алар белән хакимияттәге бүлекләргә, оешма-предприятиеләргә - эш урыннарына таралдылар....

Бүген районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары - иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган егет-кызлар әнә шул сорауга җавап эзләде. Районыбызда ел да уздырыла торган Дублер көне быел да аларның район Советында җитәкчеләр белән очрашу-танышуыннан башланып китте. Аннары инде алар белән хакимияттәге бүлекләргә, оешма-предприятиеләргә - эш урыннарына таралдылар.

Район башлыгы кәнәфиенә утырган 5нче мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе, спортчы, Балалар иҗтимагый оешмаларының район Берлеге рәисе, Балалар Думасы спикеры, "Яшь гвардия"нең Азнакай бүлеге җитәкчесе урынбасары Булат Мәрданшиннан тәүге хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорыйм.

-Авыл хуҗалыгы, нефть тармагы кебек мөһим өлкәләре булган республиканың олы бер районы белән җитәкчелек итүнең никадәр җаваплылык, сабырлык һәм тырышлык таләп итүен бүген бигрәк тә ныграк аңладым, - диде ул. - Аңа йөкләнгән вазифа хакында тирәнрәк төшенә барган саен, ул боларның барсына да ничек өлгерә микән, дигән уй баштан чыкмады.

2нче мәктәп укучысы, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә активларның берсе, спортчы, биюче, күптән түгел генә "Безнең Татарстан" форумында катнашкан Алсу Иксанова район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманованы алыштырды. Гөлия Гасыйм кызы аңа финанс дөньясының төп аспектларын ачып бирде, яшәешнең төрле өлкәләрендә кирәкле икътисадчы хезмәтенең ролен, шул ук вакытта аның авыр да, үтә җаваплы да булуын аңлатты.

Районның оешма-предприятиеләрендә җитәкчеләрнең көн дәвамында нинди эшләр белән шөгыльләнүен үзләре күреп, шунда бер көн генә булса да "кайнап" алган егет-кызларга Дублер көне файдалы да, мавыктыргыч та узгандыр.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дублер көне. Җитәкче булу җиңелме?