Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Дүрт үгез акчасын җилгә очырдым»

Малың булса - көтүче, йоның булса - тетүче, ә беркатлылыгың булса, алдап китүче бик тиз табыла. Зәй районы, Аксар авылында яшәүче Тәлгать Шәвәлиевне дә моннан алты ел элек бер оешма җитәкчесе төп башына утырткан. Йөз мең сумнан артык акчасыз да, дүрт үгезсез дә калган ул. Хәзер исә гаделлек, дөресрәге, югалган...

Малың булса - көтүче, йоның булса - тетүче, ә беркатлылыгың булса, алдап китүче бик тиз табыла. Зәй районы, Аксар авылында яшәүче Тәлгать Шәвәлиевне дә моннан алты ел элек бер оешма җитәкчесе төп башына утырткан. Йөз мең сумнан артык акчасыз да, дүрт үгезсез дә калган ул. Хәзер исә гаделлек, дөресрәге, югалган акчаларын эзләп, Тәлгать абый безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итте.

ҮГЕЗЛӘР АСРАГАН

Авыл кешесенең абзарында бер сыеры, ике баш булса да сарыгы, йомырка сала торган тавыгы булырга тиеш. Кибеттәге ит шулпаны боза, кибет йомыркасыннан баскан токмач ашны тәмен ала, янәсе. Менә шушылай фикер йөртә күпчелек авыл кешесе. Өлкән яшьтәгеләр бигрәк тә. Борын заманнардан ук бөтен нәрсәне үз көче белән булдырырга өйрәнгән шул алар. Терлек асрау җиңел түгел, әмма авыл кешесенә табыш алу өчен дә, кул кушырып утырмас өчен дә менә дигән шөгыль. Тәлгать абый өчен исә мал үрчетү күңелгә рәхәтлек тә бирә торган эш саналган. Гомере буе колхозларындагы дуңгыз фермаларын җитәкләгән, дуңгызларның аталанганнан соң төгәл 3 ай, 3 атна, 3 көн, 3 сәгать, 3 секунд узгач балалаганына кадәр белгән кеше буларак, пенсиягә чыккач та, бу эшен ташламаган ул. Терлек асрау белән шәхси хуҗалыгында шөгыльләнергә карар кылган һәм лапасына акрынлап үгезләр «тутыра» башлаган. Аларны ашатып, ит өчен саткан очракта, пенсиядә булсаң да, рәхәтләнеп дөнья көтәргә мөмкин бит әле! Төрле авыллардан җыйный торгач, унбер баш үгез туплап, шуларны асрый башлаган.

- Боларны яхшы итеп ашаттым. Әби әзерләп тора, мин ашатам. Чөгендерен дә чабабыз, кабагын да турыйбыз, ярый әле бу яшелчәләр бакчада үсә иде - унбер баш терлекне ашатырга бик күп кирәк бит ул! Тәмле ит аласың килсә, хайванга ашлыгын да ашатырга кирәк, шунсыз булмый. Ашлыкны сатып алдык. Шулай рәхәтләнеп эшләдем - үстергәнен сата торам, бозау килеш яңаларын ала торам… Эш ярыйсы гына китте. 2008нче елның декабрендә минем янга туганнан туган энем килде. Ул да фермер иде. «Безне фермерлар ассоциациясе директоры Камияр Байтимеров Бөгелмәгә чакырды», - ди. Ниндидер җыелыш буласы икән. Җыенып киттем инде бу җыелышка. «Бөгелмәдә казылык цехы ачабыз, аны эшләтеп җибәрергә кирәк булачак, ә димәк, хәзердән үк продукция кирәк, ит кирәк», - ди Камияр Мөҗәһитович. Торып бастым да, бүген үк тотып суярлык дүрт баш үгезем бар, мин ит бирә алам, дидем. «Ярар, бик әйбәт булыр бу, иртәгә үк китер итеңне», - диде. Белгечлегем буенча мал табибы бит мин, начар ит китермәячәгемне белде инде ул да. Икенче көнне үк үгезләрне суеп, итне Бөгелмәнең «Вакыт» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Лазарева Надеждага биреп тә җибәрдем.

Дүрт үгезеннән чыккан 968 кг итен 130ар сумнан тапшырган Тәлгать абый. Моның өчен 125 мең сумнан артык акча бирергә тиеш булганнар үзенә. Тик Надежда Лазарева хәзерге вакытта кулында аның кадәр акча булмау турында әйткән. Ул әлеге акчаларны күп тә түгел, аз да түгел, төгәл бер атнадан китерергә вәгъдә иткән. Надежда ханым шул кадәр ашыккан ки - расписка язган вакытта, Тәлгать абыйдан күпме ит кабул итеп алуы, аның өчен никадәр акча тиеш булуы турында күрсәтсә дә, аны кайчан китерәчәге турында язарга «оныткан». Һәм иң мөһиме - сукыр бер тиен генә булса да акча калдырып китмәгән. Тәлгать абый исә, «бисмилла» әйтеп суелган үгезләренең итен, бер атнадан алачак 125 меңе турында хыялланып, «Амин» тотып озатып калган.

«БЕР ТИЕН ДӘ АЛМАССЫҢ!»

Бер атна вакыт бик тиз узган, тик вәгъдә ителгән акчалар гына күренмәгән. «Булыр, булыр, тиздән бирәм», - дип ышандырган Надежда Лазарева пенсионерны. Тик Тәлгать абыйның гына акча алу турындагы өмете сүнгәннән-сүнә барган.

- Бер айдан соң оешмасына бардым. Надежда әйтә, әлегә акча юк, әйдә продукцияләтә бирәм сиңа, ди. 13 мең сумлык казылык бирде. Шул казылыкларны үзем төрле кешеләргә сатып, аласы акчаларымның беразын булса да кайтардым инде. Шуннан артыгын сорап-сорап та бирмәде. Ике ай үткәч, фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеровка шалтыратып: «Ит тапшырырга куштыгыз да бит, акчаларны алып булмый бер дә», - дидем. Ярый, борчылмагыз, мин Бөгелмәгә кайтам, иртәгә аның янына бергәләшеп барырбыз, диде. Ну, бардык инде. «Надежда, әйдә Тәлгать абыйга акчаларын түлә», - диде Камияр. «Ярар ярар, түләрмен, бурычка баттым әле. Менә кафемны саттым, бераздан акча була, бирермен барыгызга да», - ди. «Барыгызга да»сы - калган фермерларга да дигән сүз инде. Миннән генә алмады бит ул ит. Безнең авылдан берәүләр бер атларын тапшырды аларга, фермер Владимир Аппаков бер миллион сумлык бәрәңге, суган тапшырган булган. Әлеге оешманың кафелары да бар иде бит, шул кафе өчен кабул итеп алган инде яшелчәне Надежда. Аппаков та еламый гына - «Синеке әле 100 мең генә, менә минем миллион сумны нишләтергә?» - ди.

Акчамны алып булыр бәлки дигән уй белән, бер ел буе көткән әле Тәлгать Шәвәлиев. Шуннан соң, файда булмаячагын аңлап, мәхкамәгә мөрәҗәгать иткән.

- Судка бирдем дә, бу повестканы алмый - ишеге гел бикле моның, хат ташучы һич кенә дә тапшыра алмый. Җибәргән повестка гел кире әйләнеп кайта судка. Шуннан соң казый миңа: «Кайда яшәгәнен белсәгез, бәлки өенә үзегез кертеп чыгарсыз», - ди. Беләм, минәйтәм, кертермен. Мин килгәндә, Надежда өйдә иде, «Менә, дим, судта очрашырбыз». «Ник алай итәсең инде, тегеләйме дә болаймы, түлим дидем бит инде мин сиңа», - дигән була. «Ничек итмәскә, бер ел вакыт үтте!» - дим. Шуннан соң бу миңа: «Бер тиен дә ала алмаячаксың миннән!» - диде.

2010нчы елның 2нче мартында Бөгелмә шәһәр суды әлеге эшне карый. Надежда Лазарева гына килми бу утырышка, шуңа карарны аннан башка гына чыгарганнар: «Вакыт» кооперативыннан акчаларны алып, Тәлгать абыйга түләтергә!

- Суд карары чыккач, әй сөендем инде! Имеш, миңа барыбер акчаларны кайтарачаклар. Эшне приставларга тапшырдылар, мин, сабыр гына, йөз мең сумнан артык акчамны китереп биргәннәрен көтеп утыра башладым, - ди Тәлгать Шәвәлиев елмаеп. Ләкин моның мәҗбүри генә ясалган елмаю икәнен сиземләве авыр түгел, әңгәмәдәшем әле сөйләп тә бетермәде, ә мин инде җилкә чокырын ничек күреп булмаса, аның да бу акчаларны шулай ук күрә алмаганлыгына шундук төшендем.

БУРЫЧЛЫНЫ ТАПМАГАННАР

Алга таба вакыйгалар менә мондый борылыш алган: «Вакыт» оешмасы банкротлыкка чыккан һәм ябылган. Надежда Лазарева исә кинәт кенә юкка чыккан. Тәлгать абый аның кайдалыгын әле дә төгәл генә белми. Ә Бөгелмә районы суд приставы Юлия Салихҗанова бөтенесен баштан аяк тикшергәннән соң, ике ай эчендә эшне ябып та куйган. Гади тел белән әйткәндә, Тәлгать Шәвәлиевкә акчасын кайтарырга тиешле «Вакыт» оешмасы хәзер инде юк, аның милке дә юк, шуңа күрә бурычны кайтару мөмкин түгел, дип аңлаткан пристав.

Менә эшләп тә карый Бөгелмәнең суд приставлары! Башка районнар үрнәк ала күрмәсен. Димәк, синнән берәр кеше акча алып торып, аны кайтармаса һәм башка урынга күченеп китсә, акчаларыңны беркем дә кире кайтарырга тиеш түгел булып чыгамы? «Должник отсутствует», булды, эзләмибез! Монда яшәмиме, ә ярар, әйбәт булган! Шулай дип фикер йөртергә тиешме соң суд приставлары? Суд акчаны кайтарырга дип карар чыгарган икән, бурычлы кешене теләсә кайдан эзләп табарга тиеш әлеге идарәдәгеләр. Эзләп таба алмасалар да, эшне ике ай эчендә ябып куярга димәгәндер бит? Бер танышымның банкка 500 сум бурычы калгач, дүрт ел буе эшне япмый торганнар иде. Хәер, авылдагы пенсионер - банк түгел шул. Нигә гаҗәпләнергә, безнең илдә бит суд карарларын кешесенә карап кына үтиләр…

- Приставлардан акчагызны кайтару буенча эшне яптык дигән хат алгач, башыма суккан кебек булды. Дүрт ай буе каты гына авырдым, ә авыргач, үзегез беләсез, бер нәрсә дә кирәк түгел инде. Приставлар эшне япса, моны закон буенча дүрт ай эчендә «обжаловать» итеп була икән, мин чирләгәч, анысы артыннан да йөри алмадым. Бетте минем акчалар, бетте… Янды… Менә хәзер үкенеп яшим инде, Камияр Байтимеровның сүзенә ышанып, ит тапшырмаган булсам шул вакытта! Башкаларга сабак булсын, зур урындагы җитәкче кушты дип кенә, белер-белмәс кешегә ит тапшырмагыз. Минем көнгә калуыгыз бар, - ди әңгәмәдәшем.

Бу очракта, билгеле, җитәкчегә үпкәләү бик урынлы түгел. Тәлгать абыйның үзендә дә гаеп бар - ник соң, белер-белмәс кешегә шундый зур күләмдәге акчаны «бурычка бирергә»? Һавадагы торнага ышанудан да яманрак бит бу. Торнаны ичмасам, атып алып була, ә менә югалган акчаны ничек таптырасы? Әйтүе авыр.

Хәзер Тәлгать абый үгезләр асрауны ташлаган инде. Дүрт терлеген Надежда Лазаревага биреп җибәргәннән соң, калганнарын да суеп саткан. Кайчандыр терлекләр белән шаулап торган абзары бүген буш калган пенсионерның.

-- Бу акчаларыгызны алачагызга өметләнәсезме соң инде, - дип сорыйм Тәлгать абыйдан.

- Кая өметләнәсең инде, сеңлем! Алдадылар мине, алдандым мин! Карл Фукс татарлар турында: «Бу - искиткеч эшчән, тырыш, кунакчыл, чиста халык, тик бер кимчелеге бар, артык тиз ышанучан», - дигән. Дөрес әйткән инде, күрәсең… Дүрт үгез акчасын җилгә очырдым!

ЧЫГУ ЮЛЫ БАР

Тәлгать Шәвәлиевнең проблемасы турында сөйләргә республиканың фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровка шалтыраттык. Җитәкче үзе дә бу очракта чарасыз калганлыгын яшермәде, «Аптыраган инде. Надежда Лазарева белән төрлечә сөйләшеп тә, аңа карата төрле чаралар күреп тә карадым - файдасыз, Бер барганда - цехтагы җиһазларны сатам да акчасын бирәм, ди, икенче барганында - үрдәкләр асрап сатам да түлим, дип ышандыра, бик намуссыз җитәкче булып чыкты шул», - диде ул.

- Чынлап та Тәлгать абыйга җыелыш вакытында «Вакыт» оешмасына ит тапшырырга мин тәкъдим иткән идем. Кайбер фермерларга бәрәңге һ.б. яшелчәләр тапшыруны да… Ышанычлы кеше булып тоелган иде Лазарева. Бик күп фермерларга тиеш булып калды ул…

Камияр Байтимеров Тәлгать абыйга элемтәгә чыгып, алга таба да әлеге мәсьәлә буенча нәрсә дә булса хәл итеп карарга кирәклеген әйтте. Битараф булмавы һәм алданган пенсионерга булышырга теләве белән хөрмәт уятты. Бу вакыйганың ахыры яхшы тәмамланыр дип өметләнә җитәкче. Ә менә Бөгелмә районының суд приставлары җитәкчесе Надежда Митряева куандырырлык яңалыклар җиткермәде.

- Оешма ябылды дип кенә, җитәкченең бурычлары капланамыни, ни өчен ике ай эчендә суд приставлары әлеге эшне бетерде?

- Ә ни өчен Шәвәлиев әлегә кадәр эндәшми килгән? Эш туктатылса да, өч ел эчендә үз көчендә кала бирә. Ягъни, 2013нче елга кадәр ул ярты ел саен бу эшне кире торгыза ала иде, ләкин без аннан бернинди дә гариза алмадык. Хәзер вакыт чыкты инде - алты ел узды бит.

- Анысы аңлашыла, шулай да ни өчен эшне шулай тиз туктаттылар, Лазареваның күпләп ит алуы һәм акчаны кайтармавы мошенниклык булып та бәяләнә ала бит. Ул бит аны бер генә фермердан алмаган. Ни өчен мәсәлән, Лазареваны эзләмәделәр?

- Әгәр Шәвәлиев судка гариза язганда оешма өстеннән түгел, Лазареваның шәхсән үзе өстеннән язган булса, без бу ханымның милкен конфискацияләгән була идек һәм Шәвәлиевкә акчаларын кире кайтара идек. Суд карарында, акчаларны кооперативтан алырга, диелгән. Бу вакытта оешма инде банкротлыкта булып, аның милке юк иде. Шәвәлиев ит тапшырганда да Лазареваның үзе белән түгел, ә оешма белән килешү төзегән булган, шуңа күрә бу очракта гаеп бездә түгел, - диде җитәкче.

Нигә соң бу мәгълүматларны суд приставлары алданрак җиткермәде икән Тәлгать абыйга. Хәзер инде поезд китте дип утырыргамы? Бу очракта язмабыз героеның бер чыгу юлы бар әле. Бөтен алданган фермерлар җыелышып, полициягә Надежда Лазареваны мошенниклыкта гаепләп, гариза тапшырсын. Ул вакытта җинаять эше ачылып, бүгенге көндә качып йөргән ханымны бик тиз табарлар иде.

Айгөл ЗАКИРОВА

http://beznen.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Дүрт үгез акчасын җилгә очырдым»