Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әдәпсезлек күргәзмәсе

Чисталыкны һәркайсыбыз ярата, ә менә эшләргә теләүчеләр генә аз. Җыештыручылар көн саен ишек алларын, урамнарны себерә, ә иртәнгә тагын шул ук өем-өем чүп бар тарафта аунап ята. Каян җыела ул? Кем ташлый? Таңсылу САНИЕВА Чүп-чары җыелып киткән очракта кешеләр нишли? Дөрес, тизрәк чүплеккә озату ягын карый. Түбәндәге фотодан бәлки кайберәүләр...

Чисталыкны һәркайсыбыз ярата, ә менә эшләргә теләүчеләр генә аз. Җыештыручылар көн саен ишек алларын, урамнарны себерә, ә иртәнгә тагын шул ук өем-өем чүп бар тарафта аунап ята. Каян җыела ул? Кем ташлый?

Таңсылу САНИЕВА

Чүп-чары җыелып киткән очракта кешеләр нишли? Дөрес, тизрәк чүплеккә озату ягын карый.

Түбәндәге фотодан бәлки кайберәүләр үзләренә бик күп еллар хезмәт иткән әйберләрен танып, оялып та куйгандыр. Хәер, оялса, Ленин урамындагы бер йорт артында олы бер күргәзмә оештырыр идеме? Кулланышта булган оекбаш, газета-журнал, совет чорыннан калган гирляндаларны махсус савытларга салып китүе шулай ук авыр булдымы икән? Атна азагында ТСЖ хезмәткәрләре яшәүчеләр чүп савытлары кырына чыгарып өйгән олы чүпләрне төяп алып китәләр. Таралып яткан вак-төяк чүп-чарны да иелә-бөгелә алар җыярга тиеш түгел бит инде! Иске диван, кресло, урындык кебек әйберләрне дә рәт-рәт итеп тезеп түгел, матур да, кешегә йөрергә уңайлы да итеп өеп куеп була. Әлеге "байлык" кемгә кирәк дип уйлый торганнардыр! Үткән-сүткән кешеләргә, машиналарга комачаулап торудан башка аның бер файдасы да юк. Узып баручы бер әби хәтта: "Бу хәтле чүпне бер генә кеше чыгарып өйде микән? Ничә еллар җыйдылар икән?" - дип хәйран калып карап торды. Карап торырлык та шул...

Шәһәребез - уртак йортыбыз. Монда безнең балаларыбыз яшәячәк. Без аларга, яшь буынга нинди үрнәк күрсәтәбез, уйланырга вакыт түгелме? Чиста урамнарда йөрергә барыбыз да ярата, шуңа күрә авырсынмый гына җыештыра һәм чисталыкны саклый белергә кирәк.

Җәмәгать! Үзегезнең күзәтүләрегез, күргән уңай һәм тискәре күренешләр турында редакциягә язып җибәрегез, шалтыратыгыз! Әйдәгез, шәһәребезне чүп-чардан арындырып, бергәләп ямьлик,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әдәпсезлек күргәзмәсе