Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әскәрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее

Әгерҗе авылында яшәүче безнең кадерле әниебез, кодагыебыз Әскәрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее. Әниебез! Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән юллыйбыз. Әни. Ул - безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат. Ул - әтиебез белән безне...

Әгерҗе авылында яшәүче безнең кадерле әниебез, кодагыебыз Әскәрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее.
Әниебез! Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән юллыйбыз.
Әни. Ул - безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат.
Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет уятучы, ныклы таяныч булучы. Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Әни, көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез.
Котлы булсын, юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән: ирең Нәфис, балаларың, киявең, кода-кодагыең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђскђрова Гөлүсә Шәрипҗан кызының 15 октябрьдә зур юбилее