Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диспансерлаштыру Азнакайда акрын бара

Илкүләм мөһим чара - халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында оештырылган диспансерлаштыру районда планлаштырылганга караганда акрын бара. Аны үтәргә тиешле халыкның әлегә яртысы гына поликлиникага килгән. Ә бит ел ахырына якынлаша. Әгәр поликлиникага килүчеләр саны көненә 2,5 тапкырга артмаса, диспансерлаштыру планы үтәлеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да райондашларның активлыкны арттыруы, үз сәламәтлеге турында...

Илкүләм мөһим чара - халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында оештырылган диспансерлаштыру районда планлаштырылганга караганда акрын бара.

Аны үтәргә тиешле халыкның әлегә яртысы гына поликлиникага килгән. Ә бит ел ахырына якынлаша. Әгәр поликлиникага килүчеләр саны көненә 2,5 тапкырга артмаса, диспансерлаштыру планы үтәлеп бетмәскә мөмкин.

Шуңа да райондашларның активлыкны арттыруы, үз сәламәтлеге турында кайгыртуы сорала. Исегезгә төшерәбез, аны 21 яшьтән алып, 24, 27, 30, ягъни һәр өч яшь аермасындагылар -33, 36, 39, 42... яшьлекләр үтәргә тиеш. 40 яшьтән узган хатын-кызларга маммография узу (Әлмәт шәһәренә автобус алып бара) мәҗбүри. Анда быел 4000нән артык туташ-ханым тикшерелергә тиеш.

Әйдәгез, җәмәгать, диспансерлаштыруга җитди карыйк, сәламәтлек үзебезгә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Диспансерлаштыру Азнакайда акрын бара