Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диндә яшибез

2012 ел Коръән елы дип игълан ителгән иде. Ул Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысасында билгеләп үтелә. Шул сәбәпле Татарстанда 31 чара оештыру планлаштырылган. Алар арасында иң мөһимнәренең берсе - һәр районда Коръән уку ярышларын уздыру. Татарстанда Коръән елы кысасында Азнакай Ак мәчетендә дә балалар өчен "Намаз" һәм "Коръән уку" бәйгеләре...

2012 ел Коръән елы дип игълан ителгән иде. Ул Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысасында билгеләп үтелә.

Шул сәбәпле Татарстанда 31 чара оештыру планлаштырылган. Алар арасында иң мөһимнәренең берсе - һәр районда Коръән уку ярышларын уздыру.

Татарстанда Коръән елы кысасында Азнакай Ак мәчетендә дә балалар өчен "Намаз" һәм "Коръән уку" бәйгеләре узды. Җәмгыятебезнең милли, мәдәни, дини якларын чолгап алган әлеге чараның әһәмияте зур: халыкның игътибарын Коръәнгә юнәлтү генә түгел, балаларыбызга дөрес дини тәрбия бирү, аларны гыйлемле, әдәпле, яхшыны яманнан аера белүче, илебезгә, җәмгыятькә файда китерүче шәхесләр буларак олы тормышка әзерләү - зур бурычларның берсе.

Бәйгеләрдә Азнакайның үзеннән һәм авыллардан килгән 25 малай һәм 35 кыз катнашты. Туганнарын, дусларын якларга, бәйгеләрне карарга килүчеләр дә байтак булды. 25 инвалид бала кунак итеп чакырылган иде. Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә гыйлем алучы балалар чыгышы (мөгаллимәсе - Гөлшат Шайхулова), театральләшкән тамаша, викторина барысының да күңеленә хуш килде. Бөгелмәдән кунагыбыз 9 яшьлек Шәһруллаһ Корбанов Коръән аятләрен укып, Җәлилдән 5 яшьлек Эмиль Нуриев 17 сурәне яттан сөйләп, тамашачы симпатиясе бүләкләренә ия булды.

Намаз уку бәйгесендә малайлар арасында I урынны Нурислам Хәйруллин (14 яшь), II - Азамат Фәттахов (15яшь), III - Рамазан Гатауллин (12яшь) яулады. Тырышлыгы өчен Рөстәм ҖиҺаншинга (7 яшь) IV урын бирелде. Калдырмыйча көнгә биш вакыт намаз укыганы һәм ихласлыгы өчен Айнур Хафизов (11 яшь) кыйммәтле бүләккә лаек булды. Кызлар арасында I урынны Мәрьям Фролова (6 яшь), II - Мәрьям Шакирова (10 яшь), III - Гөлзирәк Гәрәйшина (13 яшь) яулады. IV урында - Ландыш Габидуллина (13 яшь).

Коръән уку бәйгесендә малайлар арасында I урынны Йосыф Әхмәтов (11 яшь), II - Булат Сафиуллин (12 яшь), III - Нурислам Хайруллин (14 яшь) алды. Кызлар арасында I урын Фәйрүзә Әминовага (14 яшь), II - Ләйсән Әхмәтовага (10 яшь), III - Миләүшә Галиевага (16 яшь), IV - Зарина Борһановага (9 яшь) бирелде.

Иң кечкенә чыгыш ясаучылар: Нәзилә Авзалова, Сания Хусаинова, Гүзәл Борһанова, Азиз Шакиров, Исмәгыйль Ильясов, килгән кунакларны сөендереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Чараның иганәчеләре килгән һәрбер балага махсус бүләкләр, остабикәләребез мөхтәсибәт ашханәсендә мул табын әзерләгән иде.

Җинүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар 28 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан буенча уздырыла торган "Коръән уку" бәйгесендә катнашачак.

Айгөл Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев