Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әдиләнең күңелендә – канатлы ат

Парапланда оча, гитара, фортепианода уйный, шигырьләр һәм көйләр яза, җырлый, табигый материаллардан кулы белән могҗизалар тудыра... Болар барысы да 4 нче лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әдилә Батыршинова турында. Гадәти генә кыз түгел ул. Туганнан бирле күп вакытын сырхауханәләрдә уздырырга туры килә аңа, егермедән артык операция генә кичерә. Сигез-тугыз сәгать капельница...

Парапланда оча, гитара, фортепианода уйный, шигырьләр һәм көйләр яза, җырлый, табигый материаллардан кулы белән могҗизалар тудыра... Болар барысы да 4 нче лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әдилә Батыршинова турында. Гадәти генә кыз түгел ул. Туганнан бирле күп вакытын сырхауханәләрдә уздырырга туры килә аңа, егермедән артык операция генә кичерә. Сигез-тугыз сәгать капельница астында ятканда укырга һәм язарга, хәтта чигәргә, рәсем ясарга өйрәнә. Ил һәм республика күләмендә үткәрелгән бик күп иҗади конкурсларда катнашырга да көч таба.
- Әдилә, парапланда очарга сине нәрсә этәрде? Һавада нинди хисләр кичерәсең?
- Ык буйлап йөзү оештырылганын ишеткәч, без гаиләбез белән бардык. Һәрберебезгә парапланда очып карау җае да чыкты. Шуннан бирле мин спортның бу төренә гашыйк. Һавадагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Аста шундый матур манзара, аягүрә басып суырлар сәламләп кала... Үзеңне коштай ирекле итеп тоясың, үзең белән үзең идарә итәсең.
- Бик куркыныч түгелме соң?
- Беренче тапкыр бераз булды инде, аннан соң курку хисе калмады.
- Әти-әниең бу шөгылеңә каршы килмәдеме?
- Юк, алар мине һәрчак хуплыйлар.
- Музыкага мәхәббәтең кайчан уянды?
- Башта гитарада уйнарга өйрәнәсем килгән иде, буең җитми диделәр. Фортепианога язылдым. Сәнгать мәктәбендә бишенче елымны укыйм. Ә гитарада уйнарга, Балалар иҗаты үзәгендә өйрәндем.
- Сиңа нинди көйләр ошый?
- Операны гына яратмыйм, башка көйләр ошый.
- Иң яратып башкара торган җырың бармы?
- "Омега" төркеменең "Лететь" дигән җыры.
- Гитараң белән төрле чараларда чыгыш ясыйсыңмы?
- Әйе.
- Синең Бөгелмә балалар интернат-йортында да чыгыш ясаганыңны беләбез.
- Анда апам эшли. Яңа елда фея булып, балаларга бүләкләр тараттым. Бик ошады.
- Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
- Ветеринар. Җәнлекләрне бик яратам. Өйдә ике песиебез, авылда этебез бар.
- Иң якын дустың бармы?
- Казанда сырхауханәдә ятканда Әлмәт кызы белән дуслашкан идем. Бик күптәннән аралашабыз, бар серләрне уртаклашабыз.
- Мәктәптә ничәлегә укыйсың?
- Дүртле-бишлегә.
- Өйдә торып укыганнан соң программаны куып җитү кыен булмадымы?
- Өйдә җиңелрәк программа иде. Мәктәпкә йөреп укый башлагач, шактый гына мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә, башкаларны куып җитәргә туры килде.
-Иң яраткан ризыгың?
- Бәрәңге боламагы белән кәтлит.
- Бәйләргә, тегәргә һәвәслегең юкмы?
- Юк. Аңа түземлек кирәк, мин бер урында озак утырып торырга яратмыйм.
- Шигырьләр, җырлар да язасың. Илһам кайчан килә?
- Башта башка фикер килә, аннан аны шигырь дәрәҗәсенә җиткерәсең, көй язасың. Балалар иҗаты үзәгендә узган конкурста үз җырымны башкарып, өченче урын алган идем. "Маяк" газетасында шигырьләрем чыкты. Ә башка газета-журналларга җибәргәнем юк.
- Син үзегезнең буынны ничек бәяләр идең?
- Ялкаурак без. Күп вакытны компьютер артында утырабыз. Урамда уйнаучы балалар күрмәссең, хәтта нәниләрне дә. Авылда әби-бабай үзләренең балачакларын сөйләгәндә, шул чорларга кайтасым килә. Алар кызыграк яшәгәннәр, уеннары да күңеллерәк булган. Без аларның күбесен белмибез.
- Сиңа авыл ошыймы?
- Без Чалтаймаска кайтабыз. Ул бик матур җирдә урнашкан. Элек анда атлар фермасы бар иде. Шунда мин беренче тапкыр ияргә мендем. Хәзер Мәнәвез тавына йөрим, анда да атлар тоталар.
- Ә фотоаппартны кулыңа кайчан алдың?
- Күптән түгел, әти белән әни туган көнемә бүләк иттеләр. Шуннан китте. Бигрәк тә хайваннарны төшерергә яратам. Алар бик кызыклы килеп чыга.
- Мәктәптә яраткан фәнең бармы?
- Татар теле, инглиз, рус телләре, математика...
- Шәһәр балалары татар теле кирәкми диләр. Синең өчен нигә кирәк ул?
- Татар теле - туган телебез. Үзеңнең тамырларыңны, традицияләреңне белергә, сакларга кирәк дип исәплим.
- Кешеләрдә нәрсәне гафу итә алмыйсың?
- Хыянәтне.
- Син бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыктың, Әдилә, алга таба да уңышлар сиңа. Барлык хыялларың да чынга ашсын!
- Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әдиләнең күңелендә – канатлы ат