Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Давыл Азнакайның Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салган

Көтеп алган яңгырларга куансак та, көчле җил һәм яшенле яңгырлар күңелгә шом сала. Узган атнада чәршәмбе көнне кичен давыл Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салырга өлгерде. МЧСның Азнакай бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча гарасат авылда электрүткәргеч линияләрне өзгән, бер торак йортның түбәсен алып ташлаган, икенче хуҗалыкта койманы җимергән, "Кәримов Ф."...

Көтеп алган яңгырларга куансак та, көчле җил һәм яшенле яңгырлар күңелгә шом сала. Узган атнада чәршәмбе көнне кичен давыл Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салырга өлгерде.

МЧСның Азнакай бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча гарасат авылда электрүткәргеч линияләрне өзгән, бер торак йортның түбәсен алып ташлаган, икенче хуҗалыкта койманы җимергән, "Кәримов Ф." һәм "Закирова Л." хуҗалыкларындагы фермаларның да түбә калае һәм шиферларын куптарган.

Боларның барысы да бик тиз, санаулы минутлар эчендә башкарылган.

Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов дүшәмбе киңәшмәсендә көчле җил аркасында Мөслим авылында зыян күрүчеләргә ярдәм оештырылачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Давыл Азнаканың Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салган