Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәү әбиләрен бәбиләре бик ярата

Мәсгут авылы "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дәү әбиләре Вәсилә, Гыйльминур, Даймә, Зәйнәп, Энҗүдә, Тәслимә - сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннары. Без аларның хәлләрен гел белешеп торабыз. Оныкчыклары белән бергәләп сүрәткә төшеп, бакчабызда матур стенд та ясап куйдык. Язгөлнең әбисе Даимә Сабирҗанова тугызынчы дистәсен түгәрәкли. -Тормыш хәзер...

Мәсгут авылы "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дәү әбиләре Вәсилә, Гыйльминур, Даймә, Зәйнәп, Энҗүдә, Тәслимә - сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннары. Без аларның хәлләрен гел белешеп торабыз. Оныкчыклары белән бергәләп сүрәткә төшеп, бакчабызда матур стенд та ясап куйдык.

Язгөлнең әбисе Даимә Сабирҗанова тугызынчы дистәсен түгәрәкли.

-Тормыш хәзер шундый матур, яшәүләре рәхәт. Балаларым, оныкларым бик тәрбиялиләр, сөендереп кенә торалар. Өем җылы, чиста, ашарыма һәрчак әзер, рәхмәт аларга. Еллар тыныч булсын, без күргәннәрне безнең дәвамга күрергә язмасын, - ди ул.

Чал чәчле әбиләребез инде оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар, акыллы киңәшләрен бирәләр. Авырлыклар аларны сындырмаган, чыныктырган гына. Бу яктан да алар безгә үрнәк.

Нәфисә Ямалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәү әбиләрен бәбиләре бик ярата