Дәү бабама хат
Минем өчен син дәү бабам - әбиемнең әтисе. Сиңа Сарлы авылыннан оныкчыгың Рәфилә Мөхәммәдиева хат яза. Сугышның беренче көннәрендә әбием Сәлимә дөньяга аваз салган. Ул алты айлык чагында сине сугышка алалар. Сезне Бакалы военкоматына җыеп, Туймазы тимер юлына поездларга төяп алып китү өчен җәяүләп 60 чакрым алып баралар. Нарт-Елга авылы...
Минем өчен син дәү бабам - әбиемнең әтисе. Сиңа Сарлы авылыннан оныкчыгың Рәфилә Мөхәммәдиева хат яза. Сугышның беренче көннәрендә әбием Сәлимә дөньяга аваз салган. Ул алты айлык чагында сине сугышка алалар. Сезне Бакалы военкоматына җыеп, Туймазы тимер юлына поездларга төяп алып китү өчен җәяүләп 60 чакрым алып баралар. Нарт-Елга авылы яныннан узганда Мәрьям әби сине күреп калырга дип, талдан үрелгән арбага нәни кызын салып, калган балаларын ияртеп озатырга чыга. Ул сабыйлар әтиләренең кая киткәнен аңламыйча, юл буйлап атлаган солдатлар артыннан бик озак йөгерәләр.
Дүрт айдан соң, Госман бабам, синең "хәбәрсез югалды" дигән хәбәрең килә. Сугыш бетә. Ә син кайтмыйсың. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, биш баланың йөрәге сыкрангандыр. "Их, минем әтием дә исән булсын иде!" - дип елаган чаклары аз булмагандыр. Әйе, әтисез үсү аларның бәгыренә төшкән. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта бу чор балаларын. Иң олы улың Әгълә калган балаларың өчен терәк була. Чабата да үрә, колхоз эшенә дә өлгерә. Көтеп алган кызың Тәрҗимәңне күтәреп кенә йөри. "Әтием кайтып кергәндә апаем еласа яхшы булмас", - дип аны гел иркәли. Сугыш башлаганда туып калган кызың Сәлимәне исә Җәүдәт абыйсы якын күрә. Малайларың бик уңган була. Бигрәк тә балта эшенә.
Еллар үтә. Өч инеш кушылган җирдә урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган! Балаларың буй җиткерә, үз тормышларын коралар.
Ике улың бер авылда күршеләр генә булып яши, каршыларында гына Тәрҗимә апаның йорты. Ә Сәлимәң Бакалы районы Урманай авылында 55 ел гомер итә. Кызганычка каршы, Мәрьям әби, Җәүдәт һәм Мияссәр абыйлар арабызда юк инде. Унтугыз оныгың, 48 оныкчыгың исеменнән язам бу хатны. Сәлимә әбием ерак әби, абыйлары хакында еш сөйли безгә. Хәзерге көнгә шөкерана кылып яши, алар кичергән кайгыларны беркайчан да күрергә язмасын дип, догалар укый.
70 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү, аны яулап алган фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Кадерле оныкчыгың Рафилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев