Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршы Азнакайлылар өчен 2250 сумга төшәргә мөмкин

Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар. Бу хәлне булдырмый калу максатында урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак...

Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар.
Бу хәлне булдырмый калу максатында урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак пунктларына илтә торган юлларда күзәтчелек итә.
- Кызганычка каршы, мондый закон бозулар ел саен әйләнә-тирә мохиткә һәм урман хуҗалыгына шактый зыян китерә, - ди урман саклау инженеры Фәрит Фәйзуллин. - Хәзерге вакытта рөхсәтсез ылыслы агач кисүчеләргә карата җинаять һәм административ җаваплылык күпкә кырысланды. Штраф бәясе урманның категориясенә карап бәяләнә. Әйтик, кулланылыштагы урманнан киселгән бер агач 1121 сум булса, саклана торган урманда үскәне 2250 сум тора. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, бу әле урман хуҗалыгына китергән зыян гына.
Кырын эш өчен административ штраф та каралган. Физик затлар өчен ул 3000-4000, вәкаләтле затларга - 20-40 мең, юридик затларга - 200-300 мең сум тәшкил итә.
Чыршы сатып алу өчен кесәдәге 200-300 сумны жәлләгәнче, рөхсәтсез агач кискән өчен каралган штраф күләменә игътибар итү урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы Азнакайлылар өчен 2250 сумга төшәргә мөмкин