Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын егетләр бәйгедә сынала

20 мартта Зур Сукаешта генерал-майор Фатыйх Булатовның тууына 110 ел тулуга багышлап, район мәктәпләре командалары арасында спорт ярышлары узды. Каһарман якташлары истәлегенә бәйге үткәрү авылда күркәм традициягә әверелгән. Әмма соңгы елларда ул туктап торган һәм менә быел аны кабат яңартып җибәргәннәр. Сукаешлылар спортчыларны бик кунакчыл каршы алды. Бәйгенең тантаналы өлеше...

20 мартта Зур Сукаешта генерал-майор Фатыйх Булатовның тууына 110 ел тулуга багышлап, район мәктәпләре командалары арасында спорт ярышлары узды.

Каһарман якташлары истәлегенә бәйге үткәрү авылда күркәм традициягә әверелгән. Әмма соңгы елларда ул туктап торган һәм менә быел аны кабат яңартып җибәргәннәр.

Сукаешлылар спортчыларны бик кунакчыл каршы алды. Бәйгенең тантаналы өлеше мәдәният йортында авыл үзешчәннәре чыгышы белән башланды. Әдәби-музыкаль кичәдә Ф.Булатовның тормыш юлы яктыртылды, халкыбызның моңлы җырлары яңгырады, дәртле биюләре башкарылды.

Спорт ярышларына барлыгы 16 команда килгән иде. Аларны Сукаеш авылы җирлеге башлыгы З.Закирова, Сукаеш мәктәбе директоры Р.Хәбибуллин, хәрби комиссариатның 2 нче бүлеге начальнигы А.Дәүләтшин, ОСТО (ДОСААФ) район бүлеге рәисе Г.Хәмидуллин, яшьләр эше, спорт һәм туризим буенча идарә начальнигы урынбасары Р.Миннеханов сәламләде һәм уңышлар теләде.

Шәхси беренчелектә турникта күтәрелү буенча Җиңү бистәсеннән Альфред Мәкъсүдовка, автомат сүтеп җыю буенча Азнакай 3 нче мәктәбеннән Динис Шәриповка, противогаз кию буенча Чубар Абдулдан Илдус Нуртдиновка тиңнәр булмады. Шулай ук бу төр ярышларда Карамалыдан Искәндәр Фатыйхов, Чалпыдан Инсаф Сәетов, Әлфис Гаффаров, Актүбә 1 нче мәктәбеннән Азат Жидибаев, Югары Стәрледән Булат Миннегалиев призлы урыннар алды.

Аркан тарту буенча беренчелекне Чалпы командасы яулады.

Командалар зачетында Зур Сукаеш мәктәбе алга чыкты һәм ул күчмә кубокка ия булды. Егетләр үзләрен сәнгатьтә дә, укуда да, спортта да өлгер икәнлекләрен күрсәттеләр.

Призлы урыннарны алучыларга истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев