Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын бәхет – җан тынычлыгында

Район-шәһәр мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән очрашу узды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов мондый очрашуның беренче булмавын искәртеп, район җитәкчеләренең дини чараларны хуплавын белдерде, очрашуга килгән һәркемгә саулык, бәрәкәт, тыныч тормыш теләде. Рамил Юныс алдагы көнне узган Ә.Шакиров истәлегенә багышланган татар-башкорт көрәшенең ислам кануннарында оештырылуының әһәмиятен,...

Район-шәһәр мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән очрашу узды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов мондый очрашуның беренче булмавын искәртеп, район җитәкчеләренең дини чараларны хуплавын белдерде, очрашуга килгән һәркемгә саулык, бәрәкәт, тыныч тормыш теләде.

Рамил Юныс алдагы көнне узган Ә.Шакиров истәлегенә багышланган татар-башкорт көрәшенең ислам кануннарында оештырылуының әһәмиятен, спорт чараларының дин үсешенә керткән өлешен билгеләде. Вәгазендә вакытлы ләззәт, шатлык белән мәңгелек бәхетнең аермасын аңлатты, матдиятне ахирәт өчен кулланып яшәү кирәклеген мәчеткә килүчеләр тормышыннан мисаллар китереп сөйләде, изге эшләр, күбрәк яхшы гамәлләр кылып яшәргә чакырды, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешү юлларын искә төшерде.

Очрашуны тәмамлап, Рамил Юныс Коръән аятләре укыды, дога кылды, азнакайлыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев