Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыдамлыкка, осталыкка сынау

Узган атна җомгасында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең янгынга каршы көрәш күнекмәләрен өйрәнү полигонында компаниянең структур подразделениеләренең янгынга каршы штаттан тыш формированиеләрендә (НППФ) авария-коткару эшләренең торышы, янгын вакытында практик күнекмәләрне куллана белүләре һәм сугышчан әзерлекләрен тикшерү максатыннан оештырылган ярышлар үтте. Аларда дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе командасы түбәндәге составта...

Узган атна җомгасында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең янгынга каршы көрәш күнекмәләрен өйрәнү полигонында компаниянең структур подразделениеләренең янгынга каршы штаттан тыш формированиеләрендә (НППФ) авария-коткару эшләренең торышы, янгын вакытында практик күнекмәләрне куллана белүләре һәм сугышчан әзерлекләрен тикшерү максатыннан оештырылган ярышлар үтте.

Аларда дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе командасы түбәндәге составта иде: 5нче нефть һәм газ чыгару операторы Рафаэль Сәгъдиев (1нче этап), 1нче нефть һәм газ чыгару цехыннан Евгений Дементьев һәм Максим Влащенко (2-3 этап), ЦКППНның технологик установка слесаре. Команданы әзерләүдә ОПБһәмОТ әйдәр инженеры Альберт Мәһдиевнең тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
Бәйгеләр "Татнефть"АҖнең ПБһәмОТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәфикъ Минаҗев һәм ФКУ "РТның 2нче ОФПС ГПС" җитәкчесе урынбасары Нәсим Әхсәнов җитәкчелегендә үтте.
Рәфикъ Рәис улы ярышларны ачкандагы котлау сүзендә, буласы ярышларның киеренке үтәсен сизенеп ахыры: "Барыгызның да чын егетләр булып калуыгызны, чиста көрәштә көчегезне сынавыгызны, осталыгыгызны күрсәтүегезне телим. Бу ярышларда урыннар алучылар булса да, җиңүчеләр булмый, сезнең җиңү ул - сезнең тарафтан сакланып калган гомерләр", - диде.
"Татнефть" АҖдә мондый зур чара өч елга бер оештырыла. Шуңа да ярышларга таләпчәнлек нык куелса, икенче яктан, катнашучыларга психологик басым да бермә-бер арта. Аларда тәүге тапкыр катнашкан кайбер яшь спортчыларның хәлсезләнүе күренде. Андый вакытта ашыгыч медицина ярдәме машиналары "сугышчан әзерлек"тә. Бу - артык дулкынланудан, азарт һәм ярыш вакытында көчеңне дөрес кулланмау нәтиҗәсе, билгеле. Аннан, элгәре еллар ярышларында ике команда ике юлдан янәшә йөгергән булса, быел берәмләп һәм вакытка йөгерделәр. Бу да спортчыларга көчләрен контрольдә тотуда кыенлык тудырды булса кирәк.
Иң көчле команда, ягъни "өендә" беренчелекне алганы, икенче этапка үтеп, полигонда узучы ярышка юллама ала. "Татнефть" компаниясенә кергән идарә яки подразделение бер генә команда куярга хокуклы. Команда составына расчет җитәкчесе һәм өч катнашучы керә.
Янгын - коткару эстафетасы 100 әр метрлы дүрт этаптан тора. Һәр этапка бары бер генә омтылыш бирелә. Беренче этапта катнашкан кеше янгын сүндерү көпшәсен (ствол) һәм противогаз белән стартка баса. Командалар парлап йөгергәндә, йөгерешче үз юлыннан гына үтәргә тиеш. Көндәшенә махсус кыенлык тудырган очракта, судьяларның карары катгый булырга мөмкин. Икенче старт сызыгын үтү белән, ул эстафетаны команданың икенче әгъзасына бирә. Икенче этаптагы йөгерешче 50 метр ара үтеп, янгын сүндерү өчен су бирелә торган кран янына барып җитү белән су бирү җиңсәсен алып сүтә һәм тиешле позициягә басып, ике метр биеклеккә куелган тупка (мишеньга) биш метр кала басу белән, беренчесе кранны ачып өлгерергә, көчле су агымы белән мишеньга тиеп, аны егу белән ябып, көпшәне алырга ярдәм итәргә тиеш. Иң күп вакытны шушы этапта югалталар да инде. Я кранны алдан ачып, көчле су басымы астында җиңсәгә көпшә кигезә алмый тоткарланалар, я киресенчә була: туп төшкән, ә су басымы җиңсәдән көпшәне алырга ирек бирми. Монда вакытны отуга катнашучыларның төгәллеге һәм бер-берсен аңлап эш итүләре зур роль уйный. Икенче этап спортчысы этап сызыгын үтү белән көпшәне өченче катнашучыга тапшыра. Стволны алу белән ул бумны, койманы үтеп, эстафетаны дүртенчесенә бирә. Ансы йөгергән оңгайга огнетушительне эләктерә, алда зур калай чанда янып торган нефть чималы катнашмасын сүндереп, финиш сызыгын үтә. Шунысы бар, янгын кабат кабынып киткән очракта, катнашучы кире барып, утны сүндереп бетерергә тиеш. Шулай эшләмәгәндә, команда ярыштан чыгарыла. Җиңүче булып иң яхшы вакыт күрсәткән команда кала. Этапта һәр җибәргән хата өчен штраф баллары языла. Ярыш барышын һәр этапта видеокамералар төшереп тора. Кайсы да булса бер команда әгъзасы этапны үткәндә җибәргән хатасы өчен судья ясаган кисәтү белән килешми икән, шулай ук башка бер команда икенче командага язма рәвештә биргән шикаять каралганда, видеоязмалар кабат тикшерелә. Монда хәрбиләр төгәллеге, бар да уйланылган, черки дә борынын тыга алмый.
Ярышларга моның белән генә нокта куелмый әле. Һәр командадан жирәбә салу юлы белән бер кеше сайлана. Ул "бәхетле"гә биш минут эчендә егерме сорауга дөрес җавап бирергә кирәк. Монысы инде теория буенча шәхси беренчелек ярышлары. Иң күп бирелгән җаваплар җыйган уенчы җиңүче дип табыла. Әгәр җаваплар тигез булса, кемнең иң кыска вакытка сыешуы ачыклана. Теоретик викторинаның һәм эстафетаның йомгаклары кушылып, йомгак ясала.
Иң күп балл җыеп, призлы урынны алган расчетларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләк тапшырыла. Безнең "Азнакайнефть" идарәсе егетләре күршеләребез - "Җәлилнефть" һәм "Лениногорскнефть" командаларыннан соң, өченче урынны алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыдамлыкка, осталыкка сынау