Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чубар Абдул авылы терлекчеләренә яхшы эш шартлары тудырылган

Чубар Абдул авылында яшәүче терлекчеләр Гөлшат һәм Җәлил Сафиуллиннарның хезмәт иртәсе фермалардан башлана. Иртә-кичме, көн-төнме ферма юлын урыйлар алар. - Үзеңнең тамагың тук булып, малларның алдында азык булмаса, сазда йөрсәләр, үз-үземә урын тапмыйм, шуңа гел малкайларның "хәлләрен белешеп" кенә торам, - ди ике дистә ел дәвамында ферма мөдире булып эшләүче...

Чубар Абдул авылында яшәүче терлекчеләр Гөлшат һәм Җәлил Сафиуллиннарның хезмәт иртәсе фермалардан башлана. Иртә-кичме, көн-төнме ферма юлын урыйлар алар.


- Үзеңнең тамагың тук булып, малларның алдында азык булмаса, сазда йөрсәләр, үз-үземә урын тапмыйм, шуңа гел малкайларның "хәлләрен белешеп" кенә торам, - ди ике дистә ел дәвамында ферма мөдире булып эшләүче Җәлил Сафиуллин. - Аларны кечкенәдән үк бик яратам, эш вакыты белән хисаплашмыйм.


Әйе, малларга җан җылыңны бирмәгәндә уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Ә биредә күрсәткечләр яхшыра бара. Малларны кышлатуга күчерү чорында бөтен җирдә сөт саву кимеде дип чаң какканда, "Тукай" ҖЧҖндә киресенчә, көнлек савымны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,5 тоннага арттырганнар.

Көн саен дәүләткә 3,5 тонна сөт тапшыралар. Соңгы елларда терлекләр 150 башка арткан. Малларның үлеменә юл куелмый. Юкка гына район җитәкчелеге тәҗрибәле терлекче Җәлил Сафиуллинны хөрмәтләп, Казанда узган традицион уңыш бәйрәменә җибәрмәде.


- Эш шартлары яхшы булгач, сөенеп эшлибез, - ди Җәлил Сафиуллин. - Гыйнвар аенда узган зона семинары безнең өчен зур горурлык булды. Республика терлекчеләре тәҗрибә уртаклашырдай булгач, димәк күрсәтердәй эшебез бар. Фермаларда чиста, җылы, якты. Һәр белгечнең үз эш бүлмәсе.

Савып алынган сөт сөтүткәргеч аша туры суыткычка бара. Бу безнең эшне бермә-бер җиңеләйтте, сөтнең сыйфаты да яхшырды. 200 баш терлеге булган фермага сөтүткәргеч алуда ярдәм иткән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка рәхмәтләр укый-укый, сөенеп эшлибез. Терлек азыгы ферментлаштырылып ашатыла, рацион төзелгән.

Шартлар яхшы булгач, кадрларга да кытлык юк. Барысы да үз авылыбыз кешеләре. Тормыш иптәшем Гөлшат та 20 ел инде сыер сава.

Ирешкән уңышларыбызның нигезендә сыер савучылар: Фәйрүзә Гайсина, Роза Бәширова, Рәсимә Ихсанова, Зинфира Нәҗметдинова, Рәсимә Гарипова; бозау караучылар: Сиринә Мияссәрова, Венера Хөснетдинова, симертү торагында эшләүче Рәфыйк Хәбибуллин (көнгә килодан артык үсеш ала ул), мал табибы Илнур Сәхватшин, көтүне тулыландыру технигы Рәмзия Гайсина, хисапчы Рушания Гәрәева һәм башкаларның тырыш хезмәте ята.

Ә инде җитәкчебез Габделәхәт Рәфыйков, бригадирыбыз Марсель Фәизов хуҗалык, аның хезмәткәрләре өчен җан атып йөриләр.


Әнә шулай туган авыллары өчен янып-көеп, бер йодрыкка төйнәлеп эшлиләр тукайлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чубар Абдул авылы терлекчеләренә яхшы эш шартлары тудырылган