Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чүп эчендә яшәп туйдык

Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде. «Без шәһәрнең Гаяз Исхакый урамында урнашкан 3 санлы күпфатирлы йортта инде сигез ел гомер кичерәбез. Өй артында - шәхси йортлар төзелгән. Урталыктан юл үтә. Шул юлга кадәр булган буш ара беркемгә дә кирәк түгел. Елның-елында аны чүп үләннәре басып китә. Быел да анда...

Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде.

«Без шәһәрнең Гаяз Исхакый урамында урнашкан 3 санлы күпфатирлы йортта инде сигез ел гомер кичерәбез. Өй артында - шәхси йортлар төзелгән. Урталыктан юл үтә. Шул юлга кадәр булган буш ара беркемгә дә кирәк түгел. Елның-елында аны чүп үләннәре басып китә. Быел да анда үскән "кәҗә сакалы" үләненең биеклеге 1,5 метрдан артып китә. Җәй ае үтеп китеп бара, әле анда бер тапкыр да чалгы кермәде. Йортыбыз "Җилсервис" ширкәтенә карый. Аларга мөрәҗәгать итсәң: "Безгә йорт стенасы яныннан ике метр аралык кына карый. Калганын "МППБиО" оешмасы чабарга тиеш", - дигән җавап ишетәсең. Ай саен килгән квартплата кәгазе буенча нинди генә хезмәтләргә акча түләтмиләр бит! Килгән кунаклар алдында шәһәребез өчен оят: аларны балконга алып чыгарга да кыенсынабыз. Күптән түгел Санкт-Петербургтан килүчеләр шаккатып: "Йортыгызның алдында Көнбатыш Европа чисталыгы, ә артында - Азия джунглие" - диләр. Ачуланышып арыгач, аптырап иртә яздан берничә кеше чыгып, үләннәрне төпләп, йорт янын чистарттык. Хәзер инде бу үләннәрне без генә җиңәрдәй түгел. Йортыбыз "Жилсервис" ширкәтенә кергәч, монда яшәүчеләр гозеренә әзрәк игътибарлырак булырга кирәктер. Чүп эчендә яшәп тәмам туйдык бит инде! Өстәвенә, кайбер урыннарда түбәдән аккан яңгыр суы стенадан агып төшеп тәрәзәләргә бәреп ага, кайберәүләрнең балконнарына су үтә...
Г.Исхаки урамы, 3 йортта яшәүчеләр".

Әлеге сорауга «Жилсервис» ширкәте җитәкчесе Ә.Кариев: "Исхаки урамының 3 йорт тирәсендә безгә квартал эчендәге территория һәм өй артыннан бер метр киңлектәге җир карый. Без болай да анда үзебезгә тиешнең артыгын чистартабыз", - дип җавап бирде. Үзләренең җавапларын алар хәтта редакциягә кадастр планын җибәреп расладылар.

"МППБиО" җәмгыяте хезмәткәрләре әйтүенчә, йорт биләмәсен чүп үләннәрдән чистарту мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелачак. "Әлеге сорауны шунда барып, урында хәл итәрләр", - диделәр җавапта.

Димәк, тиздән Исхаки урамы 3нче йорт артында чалгы тимәгән җирләр калмас, монда яшәүчеләр балконга чыгып, рәхәтләнеп шәһәр күренеше белән хозурланыр дигән уйда каласы килә.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүп эчендә яшәп туйдык