Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үчәлле чыршысы – иң матурларның берсе

Яңа ел бәйрәмнәре күптән артта калса да, аның шатлыклы вакыйгалары күңелләрне әле дә сөендерә. Узган ел Татарстан Президенты әмере белән республиканың Иҗтимагый палатасы Татарстан муниципаль районнары арасында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү" республика конкурсы игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аның нәтиҗәләре дә билгеле булды. 26 авыл җирлеге...

Яңа ел бәйрәмнәре күптән артта калса да, аның шатлыклы вакыйгалары күңелләрне әле дә сөендерә. Узган ел Татарстан Президенты әмере белән республиканың Иҗтимагый палатасы Татарстан муниципаль районнары арасында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү" республика конкурсы игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аның нәтиҗәләре дә билгеле булды. 26 авыл җирлеге арасыннан Үчәлле авыл җирлеге Көньяк-Көнбатыш зонада «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү" номинациясендә икенче дип танылды һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.
- Җиңәребезгә күңелдә бер шик тә юк иде. Чөнки Яңа ел бәйрәмнәре вакытында җирлегебездә бик күп чаралар уздырдык, өлкәннәр дә, яшьләр дә читтә калмады. Мәҗит Ибраһимов ясаган Кыш бабай, Кар кызы, ел символы сыннарын авыл халкы яратып кабул итте. Урамга гирляндалар белән бизәп куелган алты чыршы да авылыбыз күрке булды. Бәйгедә җиңү яулау безгә киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләү өчен стимул, яңа көч бирде. Эшләгән эшне күрә белүләре аеруча шатландыра, - ди Үчәлле авыл җирлеге башлыгы Олег Владимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үчәлле чыршысы – иң матурларның берсе