Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үчәлле авылы музеенда очрашулар бара

ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Үчәлле авылы музеенда күп кенә чаралар уздырыла.

Күптән түгел генә “Йөрәкләрдә әле озак сыкрар төзәлмәслек афган ярасы” исеме белән хәтер сәгатен уздырдырган идек, шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре «Без бит сугыш чоры балалары, бәхетебезне сугыш урлады» исемле кичә оештырдылар.

Балачаклары сугыш чорына туры килгән, ул вакытта 5-14 яшьлек булган кыз балалар, үзләренең өлешенә тигән сынаулар турында, шул елларның ачы сагышын күз яшьләрсез сөйли, хәтерләреннән үткәрә алмадылар.

Кичә барышында «Тылда - фронттагы кебек үк!» бүлегенә күзәтү ясалды, сугыш чоры балалары истәлекләре тупламасы белән таныштырылды. Кичәгә укучы балалар чыгышы аерым бер ямь өстәде. Алар әбиләрне, апаларны котлап шигырьләр сөйләде, ә инде өлкәннәр яшьлек җырлары аша хәтирәләрен яңартты. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Миннезилә Ибрагимова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев