Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит бәла беркайчан да чит була алмый

Быелгы җәй матур килде. 2010 елның кызу көннәрендә Азнакай шәһәренең янгыннан коткару горнизонына районның төрле почмагында янган урман-кырларны саклап калу өчен бик күп көч түгәргә туры килгән иде. Бүген исә янгынга каршы әзерлек тамырдан үзгәрде. Һәр авылда диярлек ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы төзелде. Ирекле ярдәмчеләр - коткаручылар килеп җиткәнче иң...

Быелгы җәй матур килде. 2010 елның кызу көннәрендә Азнакай шәһәренең янгыннан коткару горнизонына районның төрле почмагында янган урман-кырларны саклап калу өчен бик күп көч түгәргә туры килгән иде. Бүген исә янгынга каршы әзерлек тамырдан үзгәрде. Һәр авылда диярлек ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы төзелде. Ирекле ярдәмчеләр - коткаручылар килеп җиткәнче иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар алар.
Кәкре Елга авылында да һәрчак ярдәмгә әзер булган ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы бар. Аларның берсе - Булат Миңнегәрәев. Һөнәре буенча ул янгын сүндерүче, 24 нче янгын сүндерү бүлегендә бүлек командиры булып хезмәт итә. Тәүлек дәвамында кизү торып өенә кайтканнан соң ул тагын эшкә керешә: менә ике ел инде ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы составында туган ягын хәвеф-хәтәрдән саклый. Үз һөнәренә ул намус эше дип карый.
- Төнлә дә телефоным кулдан төшми диярлек, аны мендәр астына куеп йоклыйм, андый-мондый хәл була икән, шәхси кайгылар да, мәшәкатьләр дә онытыла, тизрәк ярдәмгә чыгып йөгерәм, - ди Булат. - Гомумән, авыл халкы элек-электән кайгыны бергә күтәргән, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә ашыккан. Кәкре Елгада да халык бердәм. Бүгенге көндә бездә янгын сүндерү автомобиле, кирәкле җиһазлар, ә иң мөһиме, әзерлекле кешеләр бар.
Булат Миңнегәрәев үз һөнәрен яхшы белүче хезмәткәр. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирекле янгын сүндерүчеләр кыска гына вакыт эчендә янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Узган елны дружиначылар Кәтем авылында урнашкан бер йортта янгын чыккач ут эченнән ике кешене коткардылар, ялкынның тирә-якка таралуына юл куймадылар.
Үзенең "көрәштәш" дуслары хакында Булат зур горурлык белән сөйли. Илгизәр Котлыкаев, Рифат Гыймадиев белән алар бер генә тапкыр янгын сүндерми инде. Насих Сабиров, Руслан Бурнашев быел республика күләмендә узган ярышта зур осталыкларын күрсәттеләр. Кәкреелгалылар 30 команда арасында җиденче булдылар.
"Чит бәла беркайчан да чит була алмый!" Булат Миңнегәрәев бүген шундый тормыш позициясе белән яши. Әнә шулай кеше язмышына, үз һөнәренә, туган җиренең иминлегенә битараф булмаган егетләр булганда, Кәкре Елга авылы халкы төнге йокысын тыныч йоклый ала.
Александр НИКУЛИН,
24 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит бәла беркайчан да чит була алмый