Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чиркәү яндыручылар турында мәгълүмат җиткерүчегә Татарстан бер миллион сум акча бирәчәк

Татарстанда чиркәүләргә ут төртүдә гаепләнүченең фотороботы төзелгән. Ул "ВАЗ-2114", Lada Priora и LADA Kalina машиналарында хәрәкәт итәргә мөмкин, дип фаразлана. Әлеге ир-ат турында мәгълүматы булганнардан 2-72-20, 5-12-68, 5-23-27 яки 02 номерларына шалтыратуы сорала, дип хәбәр итә http://almet-rt.ru/. Искә төшерик, янгын Мамадыш районы Албай авылында янгын 1873 елда төзелгән агач чиркәүдә...

Татарстанда чиркәүләргә ут төртүдә гаепләнүченең фотороботы төзелгән.

Ул "ВАЗ-2114", Lada Priora и LADA Kalina машиналарында хәрәкәт итәргә мөмкин, дип фаразлана. Әлеге ир-ат турында мәгълүматы булганнардан 2-72-20, 5-12-68, 5-23-27 яки 02 номерларына шалтыратуы сорала, дип хәбәр итә http://almet-rt.ru/.

Искә төшерик, янгын Мамадыш районы Албай авылында янгын 1873 елда төзелгән агач чиркәүдә була. Аны мич белән җылытканнар. Хезмәтләр анда бары тик бәйрәм көннәрендә генә башкарылган. Барлыгы 282 квадрат метр мәйдан янган. Зыян күрүчеләр юк. Янгын электр ялганышыннан чыккан дип фаразлана. Икенче янгын Балык Бистәсе районының Көрәшен Казысы авылында янгын 1904 елны төзелгән чиркәүдә була. Ул шулай ук агач, беркатлы бина. Анда ут та, җылылык та булмаган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә. Ноябрь урталарында тагын ике чиркәү янган иде. Прокуратура әлеге җинаятьләрне террорчылык акты дип бәяли.


Татарстан мөфтияте һәм митрополиясе республикада чиркүәләргә ут төртү белән бәйле борчылуларын белдергәннәр. Алар дин тотучыларны сабырлыкка, хөрмәткә, хокук саклау органнарына әлеге җинаятьләрне ачыклауда ярдәм күрсәтергә өндәгәннәр. Гаризаны Татарстан мөфтие Камил Самигуллин һәм Казан белән Татарстан митрополиты Анастасий имзалады.


Президент Рөстәм Миңнехановның республиканың хокук саклау органы вәкилләре белән уздырган киңәшмә барышында, чиркәүләрне яндыру белән бәйле җинаятьләрне ачарга ярдәм иткән, шулай ук Түбән Камада аздан гына булмый калган теракт очрагы турында мәгълүмат җиткерүчегә бер миллион сум күләмендә акча бирү турында карар кабул итте.

Фото http://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү яндыручылар турында мәгълүмат җиткерүчегә Татарстан бер миллион сум акча бирәчәк