Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чирек гасыр халыкка хезмәттә

2015 елның 22 декабрендә Россия Пенсия Фонды оешуга 25 ел тулды. Әлбәттә, кеше гомере белән чагыштырганда бу әллә ни зур чор түгел, әмма заманча социаль дәүләт яшьтәше буларак илебез үсеше тарихында бу вакыйга билгеле бер игътибарга лаек. Әлеге уңайдан без Азнакай пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә кордык....

2015 елның 22 декабрендә Россия Пенсия Фонды оешуга 25 ел тулды. Әлбәттә, кеше гомере белән чагыштырганда бу әллә ни зур чор түгел, әмма заманча социаль дәүләт яшьтәше буларак илебез үсеше тарихында бу вакыйга билгеле бер игътибарга лаек. Әлеге уңайдан без Азнакай пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә кордык.

- Ләйсән Илдаровна, моннан чирек гасыр артка әйләнеп карыйк әле. Пенсия фонды аякка баскан чорда нинди мәсьәләләр хәл ителгән?

- Россия Пенсия фонды 1990 елның декабрендә пенсия системасындагы акчалар белән дәүләт идарә итсен өчен оештырыла. Фондның максатчан характерда булуы пенсия акчаларын башка максатларга файдалануны тыя. Илдә барган зур үзгәрешләр шартларында, аеруча икътисад өлкәсендә, бу адым өлкән буынны яклауга юнәлтелгән була. 2001 елда республикабызда мәҗбүри пенсия страхованиесе акчалары белән бердәм үзәкләштерелгән идарә итү системасы төзелә һәм пенсияләрне билгеләү, яңадан хисаплау һәм түләү функцияләре Пенсия фонды карамагына тапшырыла.

- -Пенсия системасындагы бүгенге үзгәрешләргә тукталсагыз иде...

- Пенсия системасы елдан-ел ныгый, дәүләтнең иң мөһим социаль институтларының берсенә әверелә, функцияләре артканнан-арта, вәкаләтләре дә киңәя. Бүген безнең технологик база тулысынча заман таләпләренә җавап бирә. Бу исә катлаулы һәм төрле пландагы стратегик һәм тактик бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без клиентлык сервисларын актив җәелдерәбез, страховательләр һәм гражданнар белән киң электрон бәйләнешкә күчәбез. Россия Пенсия фонды сайтында "Страхователь кабинеты", "Страховкаланган зат кабинеты" кебек сервислар бар. 2015 елда пенсияләрне яңача формалаштыру һәм хисаплау тәртибе кертелде.

Әмма Пенсия фондының иң төп байлыгы - ул кешеләр: безгә килүче пенсионерлар, социаль ташламалар алучылар, булачак пенсионерлар, страховательләр һәм үзебезнең хезмәткәрләр. Яңа бина һәм клиентлар хезмәтен булдыру гражданнарны кабул итү шартларын сизелерлек яхшыртты. Көчле компьютер базасы барлык производство проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Безнең бурыч - гражданнарның социаль хокукларын тулысынча тормышка ашыру. Алда торган барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен хезмәткәләребез, иң яңа техник чаралар һәм программалар, Пенсия фондының уникаль базасыннан кулланып, гаять зур эш башкаралар.

- Юбилей уңаеннан коллегаларыгызга теләкләрегез?

- Иң беренче чиратта, Пенсия фонды оешуның башында торган ветераннарыбызга тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең тармакта иң мөһиме - һөнәри осталык, сабырлык һәм клиентларга карата яхшы мөнәсәбәт. Бүгенге көндә коллективта югары квалификацияле 42 хезмәткәр эшли. Аларга киләчәк көнгә ышаныч, сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм уңышлар телим.

Сүз уңаеннан

Азнакай Пенсия фонды идарәсе карамагында бүгенге көндә 19841 пенсионер. Ай саен фонд аларга 250 млн сумнан артык пенсия түли. Шулай ук 1141 эш белән тәэмин итүче һәм 80575 страховкаланган зат та - Пенсия фонды идарәсе клиентлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирек гасыр халыкка хезмәттә