Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды. Үзенең чыгышында ул иң элек хезмәтне саклау мәсьәләренә кагылып үтте. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Апрель аенда үтәчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар уздырылу планлаштырыла. Оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклауны тикшерү буенча рейдлар агымдагы атнада...

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды. Үзенең чыгышында ул иң элек хезмәтне саклау мәсьәләренә кагылып үтте. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Апрель аенда үтәчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар уздырылу планлаштырыла. Оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклауны тикшерү буенча рейдлар агымдагы атнада ук башланса, хезмәт коллективлары арасында оештырылучы брейн-ринглар апрель башыннан старт алачак.

Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов таныштырды. Җирлегебездә тугыз җинаять кылынган, аларның бишесе кайнар эздән ачылган. Бүгенге көндә каядыр эшкә урнашып, көн итәр урында, җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр дә юк түгел. Узган атнада берәү, азнакайлының фатирына үтеп кереп, пычак белән янап 1550 сум акча талап ала да, каза күрүчене бәйләп куйганнан соң чыгып кача.

Азнакайда язгы ташуга кызу әзерлек чоры бара. Су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әлегә алшартлар булмаса да, аңа алдан әзерләнеп тору мәслихәт икәне бар кешегә дә мәгълүм. Шушы көннәрдә 37 күпернең төзеклеге тикшерелгән, урамнардагы суүткәргеч торбалар, су канаулары чистартылган, меңләгән километр юл кыры кардан чистартылган.

Бүген районда "Фривей" җәмгыяте халыкны транспорт белән тәэмин итә. Узган ел 465 мең кеше автобус хезмәтеннән файдаланган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, узган ел җәмгыять 58 миллион сумлык керем алган, ләкин оешманың чыгымнары 60 миллионнан артып китә.

Расих Шәкүров үзенең чыгышында шулай ук шәһәрне Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәмчә бизәү мәсьәләсенә дә тукталып, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә апрель башына урамнарга бәйрәм банерларын урнаштырып бетерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай район башлыгы Наҗәт Нәгыймов алып барды