Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Черки дип кенә карамыйк

Быелгы җәй черки һәм талпанга аеруча бай. Моны югары дымлылык һәм температура белән бәйләргә кирәк. Талпаннар гадәттәгегә караганда 11, ә черкиләр 15 көнгә алдарак "баш калкытты". Әмма артык хафаланырга урын юк, хәл торышы үз нормасына керәчәк. Шунсын онытмаска кирәк, бу төр бөҗәкләр төрле чирләрне, шул ук малярия, тулярема, бизгәк, дирофиляриозны...

Быелгы җәй черки һәм талпанга аеруча бай. Моны югары дымлылык һәм температура белән бәйләргә кирәк. Талпаннар гадәттәгегә караганда 11, ә черкиләр 15 көнгә алдарак "баш калкытты". Әмма артык хафаланырга урын юк, хәл торышы үз нормасына керәчәк.

Шунсын онытмаска кирәк, бу төр бөҗәкләр төрле чирләрне, шул ук малярия, тулярема, бизгәк, дирофиляриозны ...һәм инде талпан энцефалитын, боррелиозны таратучылар исәпләнә. Аларга көрәш быел да киң җәелдерелде. Сулыклар эшкәртелә, балалар ял иткән лагерьлар территорияләрендә профилактика чаралары күрелә.

Сүз дә юк, һәркемнән шәхси гигиена һәм гомумпрофилактика кагыйдәләрен саклау таләп ителә. Әйтик, урман-сулыклар янәшәсендә аяк-куллар каплаулы киемнән йөрү мәслихәт. Бөҗәкләрне куучы махсус препаратлар сөртү дә нәтиҗәле. Черкиләр үтеп кермәскә тәрәзә-форточкаларны челтәрләү дә кирәк. Урман-кырларга чыгуны чикләсәң яхшы.

Ә инде иҗтимагый чараларга килгәндә, җәйлектә үләннәрне чабып тору, корыган ботаклардан арыну, бакчаларны дөрес сугару, су савытларын ябык тоту һәм инде көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларда җыеп, аларны вакытында түгеп торырга кирәк.

Роспотребнадзор идарәсе, ФФБУЗның Азнакай районы һәм шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев