Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләрне урлаганнар

"Чулпан" иминият компаниясе ишек алдында үскән чәчәкләргә кем генә сокланмый уза икән?! Иртән эшкә баручыларның да, поликлиникага килүчеләрнең дә күзләрен иркәләп, күңелгә шатлык өләшеп утыра алар. Ә менә бер көнне вәхшилеккә тап булдым - роза гөлләрен төбе-тамыры белән казып алып киткәннәр. Элекке елларда әле чәчәкләрен генә өзәләр иде. Бер юньсезе...

"Чулпан" иминият компаниясе ишек алдында үскән чәчәкләргә кем генә сокланмый уза икән?! Иртән эшкә баручыларның да, поликлиникага килүчеләрнең дә күзләрен иркәләп, күңелгә шатлык өләшеп утыра алар. Ә менә бер көнне вәхшилеккә тап булдым - роза гөлләрен төбе-тамыры белән казып алып киткәннәр. Элекке елларда әле чәчәкләрен генә өзәләр иде. Бер юньсезе тирә-якны пычратып, балчыгын чәчеп, күпме кешене матурлыктан мәхрүм иткән. Бушка ансат кына чәчәкле булдым дип куангандыр әле. Барыбер ул розалар аңа рәхәтлек китермәс, күңелендә нинди дә булса юшкыны калыр, чөнки гөлләр яраткан кеше гел үк андый начар күңелле була алмый.

Әйдәгез, үзебез турында гына уйламыйк! Синең бакчаңа ничә кеше керә дә, ул матурлыкны күрә? Ә шәһәребездә һәр предприятие, оешма шулай ишек алдын бизәсә, ничек ямьле булыр иде!

Р.Сәрвәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев