Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчүгә хәзерлек тикшерелде

Һәр агрегат җентекләп каралды Азнакай муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларының 2012 ел язгы кыр эшләренә хәзерлеге буенча барган конкурска 11 апрель көнне йомгак ясалды. Составына ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге өлкән киңәшчесе Фәрхәт Зиннәтов, агросәнәгать комплексы бүлеге өлкән белгече Ришат Насиров, Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Һәр агрегат җентекләп каралды

Азнакай муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларының 2012 ел язгы кыр эшләренә хәзерлеге буенча барган конкурска 11 апрель көнне йомгак ясалды.

Составына ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге өлкән киңәшчесе Фәрхәт Зиннәтов, агросәнәгать комплексы бүлеге өлкән белгече Ришат Насиров, Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов, җитештерү-механизация бүлеге җитәкчесе Рәсүл Сәгъдиев, игенчелек буенча консультант Фәнис Шәрәфиев, "Россельхозцентр"ның район бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Гаделшин кергән мәртәбәле комиссия ул көнне шобага салу юлы белән сайлап алынган сигез хуҗалыкта булды. Конкурс комиссиясе төп игътибарын язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканың, аларга тагылма кораллар, чәчкеч агрегатлары, орлык материалларының тиешле дәрәҗәгә җиткереп хәзерләнүенә юнәлтте.

...Тикшерү иртәнге тугызда районның иң көньягында урнашкан "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативыннан башланып китте. Язгы кыр эшләре кебек үтә дә җаваплы чарага биредә елның-елында, югарыдан кушылганны көтеп тормыйча, бердәм тотыналар. Бу юлы да сынатмаганнар таллыбүләклеләр: тракторлары тулысынча ремонтланган, буялган, дәүләт техник каравы узган. Механизаторларның барысы да махсус эш киемнәре, янгын куркынычсызлыгы чаралары, медикамент аптечкалары белән тәэмин ителгән, инструктаж алган. Болар өстенә, орлыкларны химикатлар белән эшкәртүдә катнашучылар медицина тикшерүе узган. Тракторлар, тырма, культиватор, каток, чәчү агрегатлары кебек тагылма кораллар машина-трактор паркыннан ерак булмаган чирәмлеккә тезеп куелган. Министрлык вәкиле, тикшерү өчен җаваплы Фәрхәт Зиннәтов һәр эшне конкурс таләпләре нигезендә бәяли.

...Ул көнне комиссия "Шәвәлиев", "Кәримов" КФХларында, "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖнең Сукаеш, Татшуган бүлекчәләрендә, "Марс", "Чалпы", Х.Мөстәкыймов исемендәге җәмгыятьләрдә булды. Район хуҗалыкларының тикшерүгә яхшы хәзерләнгән булуларына соклануларын яшереп тора алмадылар күпне күргән министрлык вәкилләре.

Ниһаять, тикшерүгә эләккән район хуҗалыклары эшенә йомгак ясау вакыты җитте. Иң күп балл җыйган "Таллы Бүләк" кооперативы беренче, аннан бер баллга гына калышкан "Кәримов" крестьян-фермер хуҗалыгы икенче урынны яулады. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе карары буенча, алар махсус призга лаек булачак. Ә инде калган подразделениеләргә килгәндә, җиңүчеләрдән алар 1 - 2 баллга гына калыштылар. Кыскасы - өченче-дүртенче урыннардан да түбән билге булмады.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев