Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр тавы җыены

Төрки халыкларның зона фольклор фестивале узган шимбә көнне районыбызның йөзек кашы булган Чатыр тавы түбәсендә театральләштерелгән тарихи күренешләр күрсәтүдән башланып китте... Иртә таңда нәкъ менә җыен буласы урында - чал тарихның тере шаһиты, күпне күргән, күпне кичергән Чатыр тавы өстендә җәйнең кыска вакытлы, әмма сеңдереп яуган сихәтле яңгыры узуы да...

Төрки халыкларның зона фольклор фестивале узган шимбә көнне районыбызның йөзек кашы булган Чатыр тавы түбәсендә театральләштерелгән тарихи күренешләр күрсәтүдән башланып китте...

Иртә таңда нәкъ менә җыен буласы урында - чал тарихның тере шаһиты, күпне күргән, күпне кичергән Чатыр тавы өстендә җәйнең кыска вакытлы, әмма сеңдереп яуган сихәтле яңгыры узуы да Югары көчләрнең көтеп алынган әлеге чараны уздыруга үзләренең рәхим-фатихаларын бирүе булгандыр, мөгаен. Шуңамы, фестивальгә килүчеләрне чистарынып, сафланып калган изге тауның аерылмас тарихи юлдашы - кылганнары да, талгын җил ихтыярына бирелеп, башларын иеп каршылады...

Азнакай җирлегендә беренче тапкыр уздырылучы "Чатыр тау җыены" бәйрәмендә катнашу өчен Татарстанның дүрт, Башкортостанның бер районыннан үзешчән сәнгать әһелләре килгән, төбәгебез авылларында туып-үскән, бүген инде исемнәре республикада гына түгел, ил күләмендә дә танылу тапкан, кылган гамәлләре белән Азнакай җирлеген, аның горурлыгы булган Чатыр тавын районыбызның визит карточкасы дәрәҗәсенә күтәргән иҗат осталары кайткан иде.

Фестивальне оештыручылар - Азнакай район башкарма комитеты һәм Мәдәният идарәсенең үз алларына куйган максатлары да изге. Беренче чиратта алар төрки халкының онытылып барган йолаларын яңартуны, аны алга таба да үстерүне, милли мирасны яшь буынга җиткерүне, иң мөһиме - республиканың көньяк-көнчыгышындагы фольклор берләшмәләрен бергә туплауны күз алдында тотканнар. Һәм алар моңа ирештеләр дә.

...Үзешчән сәнгать коллективлары җыенының Чатыр тавы түбәсендә узган беренче өлешендә шәһәр-район мәдәният йорты артистлары төбәгебез тарихының төрле чорларын чагылдырган тирән эчтәлекле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмгә килүчеләрдә ул туган ягыбыз, аның тарихи горурлыгы тулган табигый һәйкәленә яңача караш, рухи күтәренкелек уятты.

Фестивальдә катнашучыларны Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте, бәйрәмнең дәвамы булган үзешчән сәнгать ярышында аларга уңышлар теләде. Бәйгедә кунак якташларыбыз да чыгыш ясады. Алар төбәгебез горурлыгы булган Чатыр тавын, аның флорасын һәм фаунасын саклап калу буенча үз фикерләрен, эшлекле киңәшләрен белдерде.

Наил Абдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев